Юкәле Чишмә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Юкәле Чишмә latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Юкәле Чишмә
Ил Русия
Федерация субъекты Башкортстан
Муниципаль район Туймазы районы
Координатлар 54°29'36"N, 53°46'54"E
Халык саны 84 кеше
Сәгать кушагы UTC+5
Почта индексы 452790
Автомобиль коды 02, 102
ГАТОБК коды 80 251 810 006
ОКТМО коды 80 651 410 136


Юкәле Чишмә (урысча Липовый Ключ)Башкортстанның Туймазы районында урнашкан авыл. 1875 елда Юкәле авылына нигез салына.

Почта индексы — 452790, ОКАТО коды — 80251810006.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
2010[1]
84

Авылда туган күренекле шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Шәһит Лотфулла улы Таипов (1937) — СССР нефть сәнәгате министрлыгының (1982) һәм «Татнефть» җәмгыятенең (1997) шәрәфле нефтьчесе, СССР нефть сәнәгате министрлыгының отличнигы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры. Әлмәттә туризмны һәм альпинизмны үстерү буенча күп хезмәт куйган спортчы, кышкы суда йөзү буенча дөнья чемпионатында катнашучы (2002). Сәламәт яшәү рәвешен актив пропагандалаучы. Туган якны өйрәнүче (краевед).
  • Мәүлетҗан Әхмәтшин Әбәди улы (1936) — техник фәннәр докторы, профессор, Русиянең Почетлы нефтьчесе, Ханты-Мансий округының Атказанган фәнни хезмәткәре.
  • Луиза Хәбирова (Таипова) Әфләх кызы (1944) — Башкортостан Республикасының Атказанган табибы.
  • Равил Таипов Әфләх улы (1946) — Татарстанның Атказанган нефтьчесе, РФ Энергетика министрлыгының Мактаулы нефтьчесе.
  • Нур Сәйфуллин Рәшит улы (1948-2007) — Башкортостан Республикасының Атказанган химигы, техник фәннәр докторы.
  • Салават Сәйфуллин Рәшит улы (1956) — биофизика белгечлеге буенча физик-техник фәннәр кандидаты.
  • Фәрит Сәйфуллин Миндияр улы (1952) — Башкортостан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. "История деревни Юкале». Научное издание: «Человек и природа в бассейне реки Ик». Казань, 2018. ISBN 978-5-9222-1237-3
  2. Книга славы. Том III. Москва: Закон и порядок. 2007
  3. Миргазиян Юныс. Кыпчак кызы. Таиповлар гаиләсе турында биографик роман «Атадан бала яшь калса». Казан, 2018. ISBN 978-5-298-03598-9

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]