Зәйтүнә Илбаева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зәйтүнә Илбаева latin yazuında])
Зәйтүнә Илбаева
Туган телдә исем Илбаева Зәйтүнә Зариф кызы
Туган 23 февраль 1906(1906-02-23) (118 яшь)
Уфа губернасы, Уфа өязе, Чишмә
Үлгән 5 октябрь 1983(1983-10-05)
Уфа, Россия империясе
Һөнәре җырчы
Бүләк һәм премияләре БАССРның атказанган артисты (1942), «Хөрмәт Билгесе» ордены (1955)

Илбаева Зәйтүнә Зариф кызы (23 февраль 1906 ел5 октябрь 1983 ел) — җырчы (лирик сопрано), педагог. 1938 елдан Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты, 1952 елдан хәзерге Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, 1955 елдан — солисты, 1961-1966 елларда Уфа сәнгать училищесы укытучысы. 1955 елда Мәскәүдә үткән Башкорт әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнашучысы. Башкорт АССРның атказанган артисты (1942). «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалеры. (1955).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зәйтүнә Зариф кызы Илбаева 1906 елның 23 февралендә Уфа губернасы Уфа өязе (хәзерге Башкортстан республикасы) Чишмә авылында туган.

1938 елда Мәскәү консерваториясе каршындагы Башкорт студиясен тәмамлый (Е. А. Милькович классы). Аннары Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты була.

Иҗади эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илбаева Зәйтүнә Зариф кызы - Башкорт опера сәнгатенә нигез салучыларның берсе. Хәрәкәтчән, җиңел тавышка ия була. Вокаль һәм актерлык осталыгын оста яраштырып,нәфис образлар тудыра:

  • Фердинанда («Тегермәнче кызы»; дебют, 1938)
  • Ольга («Сусылу» — «Русалка», А. С. Даргомыжский)
  • Оксана («Биек үкчәле читек» — «Черевички», П. И. Чайковский)
  • Айсылу («Сакмар», М. М. Вәлиев)
  • Карачәч («Азат», Р. Ә. Мортазин)
  • Карлыгач (Н. К. Чемберлинның шул ук исемдәге операсы) һәм башкалар

Зәйтүнә Зариф кызының концерт репертуарында «Йөгерек су», «Ашказар», «Зөлхиҗә», «Шәүрә» һәм башка озын башкорт көйләре бар. Мәскәүдә үткән Башкорт әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнаша (1955). «Мактау Билгесе» ордены белән бүләкләнгән (1955).

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • БАССРның атказанган артисты (1942)
  • «Хөрмәт Билгесе» ордены (1955)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Илбаева Зәйтүнә Зариф ҡыҙы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. (Тикшерелгән 19 февраль 2021)
  • http://kitaptar.bashkort.org/files/pdf(үле сылтама)