Олег Фәткуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Олег Фәткуллин latin yazuında])
Җенес ир-ат
Ватандашлык  СССР
 Россия
Туу датасы 26 сентябрь 1933(1933-09-26) (90 яшь)
Туу урыны Чишмә эшчеләр бистәсе, БАССР, РСФСР, СССР
Һөнәр төре галим
Эшчәнлек өлкәсе материаллар белеме[d]
Эш урыны Всероссийский институт лёгких сплавов[d]
Әлма-матер Мәскәү корыч һәм эретмәләр институты
Академик дәрәҗә техник фәннәр докторы[d]
Бүләкләр

Олег Фәткуллин (26 сентябрь 1936 ел) — конструкцион материаллар өлкәсендә белгеч, техник фәннәр докторы, Россия Федерациясе Инженер академиясенең мөхбир әгъзасы, Россия Федерациясе Технология фәннәре академиясе лауреаты, А. А. Бочвар премиясе лауреаты (2002).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Олег Хикмәт улы Фәткуллин 1936 елның 26 сентябрендә Башкорт АССРның Чишмә бистәсендә туган.

1958 елда Мәскәү корыч һәм эретмәләр институтының металлургия факультетын тәмамлый, һөнәре — инженер-металлург.

1958-1961 елларда Электросталь авыр машиналар эшләү заводына (мастер, смена начальнигы) эшли.

1961-1965 елларда аспирантурада укый, Мәскәү корыч һәм эретмәләр институты ассистенты булып эшли.

1964 елда — кандидатлык, 1980 елда докторлык диссертацияләрен яклый.

1965нче елдан алып бүгенге көнгә кадәр — Бөтенрусия җиңел эретмәләр институтында — төп инженердан башлап ВИЛС-ның генераль директор урынбасары һәм ВИЛС-ның фәнни үзәге директоры урынбасары вазифаларына тикле күтәрелә.

1982-1993 елларда — Мәскәү авиацион технологик институты профессоры, «Порошковые композиционные материалы и защитные покрытия» кафедрасында эшли.

1994 елдан әлеге көнгә кадәр — кафедра мөдире. Мәскәү авиацион институтының «Материаллар гыйлеме» кафедрасы мөдире булып эшли.

Фәнни һәм җәмәгать эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Олег Хикмәт улы Фәткуллин 350дән артык фәнни хезмәт, 12 монография, 60 уйлап табу автордашы.

Металлургия һәм материллар гыйлеме институтының, Мәскәү авиацион институтының һәм Бөтенрусия җиңел эретмәләр институтының махсуслаштырылган советлары әгъзасы, «Контаклы металлургия» проблемасы буенча Гыйльми совет әгъзасы.

«Порошковая металлургия», «Технология легких сплавов», «Проблемы специальной электрометаллургии», «Реферативный журнал» журналлары мөхәрририяте әгъзасы.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (2000) — фәнни эшчәнлектәге казанышлары өчен (Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясенең дәүләт наградалары белән бүләкләү турында» 2000 елның 26 декабрендәге 2088-нче Указы)
  • А. Бочвар исемендәге премия (Г. Б. Строганов, О. А. Кайбышев белән берлектә 2002 ел өчен) — «Сверхпластичность при обработке материалов под давлением» һәм «Сверхпластичность и износостойкость в машиностроении»[1] монографияләре өчен.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]