Шәриф Биккол
| Шәриф Биккол | |
|---|---|
![]() | |
| Туган телдә исем | Бикколов Шәриф Сәгадәтулла улы |
| Туган | 28 май 1924 Кырмыскалы районы |
| Үлгән | 3 сентябрь 1995 (71 яшь) Уфа |
| Ватандашлыгы | |
| Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты |
| Һөнәре | драматург, журналист |
Шәриф Биккол (Бикколов Шәриф Сәгадәтулла улы)(1924-1995), — шагыйрь. 1924 елның 28 маенда, БАССРның Уфа кантоны, хәзер Башкортстанның Кырмыскалы районы Карлыман авылында туа. 1995 елның 3 сентябрендә вафат.
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1924 елның 28 маенда Башкорт АССРның Өфе кантоны, хәзер Кырмыскалы районы Карлыман авылында туган.
1937-40 еллар - Башкортстанның Дәүләкән педагогия училищесында укый.
1940-42 еллар - Салават районы Мияшәгәр җидееллык мәктәбе һәм Кырмыскалы районы Алайгыр җидееллык мәктебе укытучысы булып эшли.
1942 ел - Өфедә булган Зенит артиллериясенең Севастополь училищесында тизләтелгән уку курсы уза.
1942-44 еллар - Бөек Ватан сугышында катнаша. 3 нче Белоруссия фронтында сугыша.
1944 елда авыр яралана .
1944 елдан КПСС әгъзасы.
1945-49 еллар - Башкорт дәүләт педагогия институтында укый.
1949-52 еллар - Өфе театр техникумында укытучы һәм уку эшләре буенча җитәкче урынбасары.
1952-62 еллар - «ПИОНЕР» республика журналы һәм «Башкортостан пионеры» газетасы мөхәррире.
1962-95 еллар - Башкорт АССР Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы сәркатибе.
1995 елның 3 сентябрендә Өфедә вафат була, Башкортстанның Кырмыскалы районындагы Карлыман авылында җирләнгән.
Бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Кызыл Йолдыз ордены (1944)
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985)
- Хөрмәт Билгесе ордены (1974)
- Хәрби медальләр
- Башкорт АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1976)
- РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1980)
- Гали Сәләм исемендәге республика премиясе

