Максут Шадаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Максут Шадаев latin yazuında])
Максут Шадаев
РФ санлы үсеш, элемтә һәм коммуникацияләр министры
Вазыйфага керешкән
21 гыйнвар 2020
Аңа кадәр Константин Носков
Туган 11 ноябрь 1979(1979-11-11) (44 яшь)
ССРБ, РСФСР, Мәскәү
Белем Мәскәү дәүләт социаль университеты

Мәкъсүт Шадаев, Максут Игорь улы Шадаев (1979 елның 11 ноябре, ССРБ, РСФСР, Мәскәү) — Россия сәясәтчесе, РФ санлы үсеш, элемтә һәм коммуникацияләр министры (2020 елдан)[1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1979 елның 11 ноябрендә Мәскәүдә (вариант: Түбән Новгородта[2]) туган, чыгышы белән Түбән Новгород якларыннан, татар. 2004 елда РФ хезмәт һәм социаль үсеш министрлыгының Россия дәүләт социаль университетын(рус.) тәмамлаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

19992004 елларда мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсендә компанияләрдә җитәкче вазифаларда эшли.

20002001 елларда «Аррава интернет менеджмент» компаниясенең «Эйдвайзерс» проекты белән җитәкчелек итә.

20022004 елларда IBSда эшли: 2002 елда интернет-карарлар кабул итү бүлегенең бизнесны үстерү бүлекчәсе башлыгы, 2003 елда бизнесны үстерү буенча директор вазифаларын башкара.

2004 елның июленнән — «Восход» ФТИ ФДУП директоры киңәшчесе.

20042008 елларда РФ мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры (Леонид Рейман) киңәшчесе булып эшләгән һәм дәүләт программалары, инфраструктура үсеше һәм чикләнгән ресурсны куллану департаментын җитәкләгән.

2008 елдан РФ Президенты администрациясе җитәкчесе (Сергей Нарышкин) ярдәмчесе булып эшли.

2012 елдан РФ Федераль җыенының Дәүләт Думасы рәисе (Сергей Нарышкин) киңәшчесе.

2014 елның 11 февраленнәнМәскәү өлкәсе дәүләт идарәсе, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры, 2016 елның 29 сентябреннән шулай ук Мәскәү өлкәсе хөкүмәте рәисе урынбасары вазифаларында.

2018 елның 26 сентябреннән «Ростелеком» компаниясенең цифрлы платформалар буенча вице-президенты, 2019 елның февраленнән «Ростелеком»дагы вазифасы белән бергә «РТ лабс» АҖ генераль директоры вазифасында.

2020 елның 21 гыйнварында РФ санлы үсеш, элемтә һәм коммуникацияләр министры вазифасына билгеләнә[3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Почет ордены (РФ)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]