Александр Куренков (1972)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Куренков (1972) latin yazuında])
Александр Куренков
Туган 2 июнь 1972(1972-06-02) (51 яшь)
Әлма-матер Мәскәү дәүләт физик мәдәният академиясе[d] һәм РФ КК Генераль штабы хәрби академиясе[d]
Һөнәре сәясәтче, дәүләт хезмәткәре, хәрби хезмәткәр
Хәрби дәрәҗә генерал-лейтенант

 Александр Куренков Викиҗыентыкта

Александр Вячеславович Куренков (1972 елның 2 июне, Мәскәү өлкәсе, РСФСР, ССРБ) — Россия дәүләт эшлеклесе, 2022 елның 25 маеннан Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры, генерал-майор.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Александр Куренков 1972 елның 2 июнендә Мәскәү өлкәсендә туган. Мәскәү дәүләт физик культура академиясен һәм Мәскәү психология-социаль институтын тәмамлый. 2021 елда, хәрби генерал-майор исемен алып, Россия Федерациясе Кораллы Көчләре Генераль штабы каршындагы югары курсларны тәмамлый[1][2].

Мәскәүнең 312 нче мәктәбендә физик культура укытучысы булып эшли (1995—1999). 1999 елда дәүләт куркынычсызлыгы органнарына хезмәт итә. Федераль куркынычсызлык хезмәтендә һәм Федераль сак хезмәтендә хезмәт итә (аерым алганда, Премьер-министр Виктор Зубковны саклауда эшли), соңрак Росгвардиягә күченә, анда ведомство җитәкчесе Виктор Золотов урынбасары була һәм хезмәткәрләрне хәрби әзерләү белән бәйле сораулар өчен җавап бирә[3]. РБК мәгълүматларына караганда, Владимир Путинның өлкән адъютанты вазыйифасында эшләгән. II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнгән.

2022 елның 23 маенда Владимир Путин Куренковны гадәттән тыш хәлләр министры итеп билгеләргә тәкъдим итә[4]. Дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков сүзләренә караганда, «Путин Куренковны шәхсән үзе яхшы белә. Һәм сайлау, дәүләт башлыгы фикеренчә, Куренковның шәхси, хезмәт, һөнәри сыйфатлары бу функцияләрне иң яхшы итеп башкарырга мөмкинлек бирәчәк, дигәнне аңлата»[5]. Куренков кандидатурасы Федерация Советы тарафыннан 25 майда хуплана. Россия Президенты Владимир Путинның 2022 елның 25 маендагы 305 номерлы указы белән Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү эшләре министры итеп билгеләнә[6].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Путин предложил на пост главы МЧС экс-сотрудника ФСО
  2. Появились подробности о возможном кандидате на пост главы МЧС России
  3. В Госдуме уточнили биографию кандидата на пост главы МЧС Куренкова
  4. Путин выбрал нового главу МЧС. О нем известно только, что он из спецслужб.
  5. Песков: Путин хорошо знает предложенного на пост главы МЧС Александра Куренкова
  6. Александр Куренков назначен главой МЧС

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]