Бухта
Бухта | |
![]() |
Бухта (алман. Bucht) — ачык сулыктан (океан, диңгез, күл, сусаклагычтан) берникадәр коры җиргә кереп торган, артык зур булмаган култык.
Этимология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Алман телендә «бухта» (алман. Bucht) сүзе ике мәгънәдә кулланыла. Бәгъзән, култык (Гудзон култыгы — алман. Hudson-Bucht), бәгъзән исә диңгез (Баффин диңгезе — алман. Baffin-Bucht) мәгънәсен бирә.
Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Кагыйдә буларак, бухталар кораблар ышыкланып тору өчен хезмәт итә. Кайбер урыннарда бухталар ачык сулыктан коры җир кисәкләре (ярның чыгып торган урыны, кыя, борын, янәшәдәге утраулар, ясалма моллар һ. б. төрле утырмалар) белән аерылып алынган була. Шулар ярдәмендә бухтадагы корабларга көчле дулкыннардан һәм җилдән сакланырга мөмкин була.
Кайбер бухталар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Балаклава бухтасы (Акъяр, Севастополь) — Аурупаның иң тирән бухтасы.
- Авача бухтасы — Тын океанның Камчатка ярында урнашкан дөньяның иң эре бухталарының берсе. Озынлыгы 24 км, керү юлында киңлеге — 3 км, гомуми мәйданы 215 км². Тирәнлеге 26 м га җитә[1].
Кара диңгез[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Геленҗик бухтасы
- Акъяр (Севастополь) бухтасы
- Цемес (Новороссийск) бухтасы
- Босфор бугазында Алтын мөгез (яки Haliç) бухтасы
Каспий диңгезе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Бакы бухтасы
Япон диңгезе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Алтын Мөгез бухтасы (Владивосток)
Тын океан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Авача бухтасы (Петропавловск-Камчатский)
Беринг диңгезе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Провидения бухтасы (Анадырь, Чукотка АО)
Көньяк Кытай диңгезе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Һа Лонг бухтасы (Вьетнам)
Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Геленҗик бухтасы, Кара диңгез
Акъяр бухтасы кояш баеганда. Кара диңгез
Цемес бухтасына Маркотх кыясыннан күренеш. Новороссийск. Кара диңгез
Алтын мөгез бухтасы һәм Эгершельд ярымутравы. Япон диңгезе. Владивосток, РФ
Алтын мөгез бухтасы. Босфор бугазы. Истанбул, Төркия
Балаклава бухтасы. Кара диңгез. Акъяр
Авача бухтасы һәм Коряк сопкасы. Петропавловск-Камчатский
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 4 (Бо-Ве). М.: НИ БРЭ, 2006. ISBN 978-5-85270-333-8
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Карта Камчатского берега. University of Alaska Fairbanks