Борын

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Борын latin yazuında])
Борын

Кеше борыны
Детальләр
Кан килү sphenopalatine artery[d]
Идентификаторлар
Латыйнча Nasus
TA A06.1.01.001
A01.1.00.009

Борын — кеше һәм хайван йөзендәге  тын алуда, ис сизүдә катнашкан өлеше.

Кошларның тын юлы томшыгында, борын өстендә урнашкан.

Хайваннарның борыны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Амфибия һәм ике төрле тын алучыларның тын юлы бер төрлерәк булса да, һәр кайсысының үзенчәлеге бар.

Сөйрәлүче хайваннарның борын куышлыгы күпкә зуррак. Мәсәлән, крокодилның томшыгы озын, бу аңа яртылаш су астында тын алырга мөмкинлек бирә.

Кошларның томшык төзелеше хайваннарның борынына охшаш, әмма ис сизү куышлыгы күпкә кечерәк һәм начар үскән.

Имезүче хайваннарның борын куышлыгы нык зур, гадәттә башның яртысын били. Шулай да аларның кайсы берләренең ис тою сәләте түбән.

Кешенең борыны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борын төзелеше

Йөздәге борынның төбе, сырты, очы, яфраклары була. Ул борын сөягеннән, кимерчәкләрдән төзелгән.

Борын куышлыгының анатомиясе бик катлаулы. Аның дүрт бүлемен билгелиләр: чикәләре (латераль), эчке (медаль), өске һәм аскы.

Антропологияда борынның әһәмияте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борынның күләме һәм формасы антропологиядә кешенең нинди расага каравы, яшен, җенесен, шәхсилеген билгеләүче мөһим күрсәткеч булып тора.

Борын билгесе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Расаны борынның күләме (озынлыгы һәм киңлеге) генә түгел, аларның бер-берсенә карата процент нисбәте күрсәтә.

Борын билгесе (озынлыгының киңлегенә карата процент нисбәте) төркемнәр буенча 60’тан 110’га кадәр җитә, шәхси очракта ул тагын да киңрәк. Борын күрсәткече өчен түбәндәге рубрикация алынган:

  • лепториния — 69,9 (тар калку борын);
  • мезориния — 70,0-84,9 (урта);
  • хамэриния — 85,0-99,9 (тәбәнәк киң);
  • гиперхамэпиния — 100-дән югарырак.

Лепториния ешрак эскимосларда, аурупа төркемендә очрый. Киң борыннар Африка пигмейларында, негр һәм малайзиялеләргә хас. Хатын-кызларның борыннары ирләрнекенә караганда бәләкәй, әмма киңрәк була.

Борынның яраклашуы һәм аның бурычлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Антропологик әдәбияттә борынның климатка бәйлелеге билгеләнә: лепториния төре салкын һәм коры һава шартларында, хэамэриния — эссе һәм дымлы климатта таралган.

Борын сөягенең кешенең йөзе төзелешендә нык калкып торуы аны башка приматлардан аерып, түбәндәге функцияләрне башкара:

  • салкын һава агымы борын куышлыгында җылына, бу үз чиратында кешенең миен һәм тамак төбен саклый;
  • фильтр ролен үти — тузан, микробларны борындагы лайлалы тышча һәм төкләр туктата;
  • тавыш резонаторы булып тора — тавышның үзенчәлекле тембры, чагулыгы борынга бәйле;
  • барлык хайваннар өчен гомуми үзенчәлек — исне сизү.

Әдәби әсәрләр, музыка һәм кино:

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Оториноларингология
  • Ринопластика
  • Конхотомия
  • Хобот

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хомутов-А. Е. Антропология. — Ростов н/Д: Феникс, 2004. ISBN 5-222-05286-9

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]