Босфор бугазы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Босфор бугазы latin yazuında])
Босфор бугазы
төр. İstanbul Boğazı
Сурәт
Дәүләт  Төркия
Административ-территориаль берәмлек Истанбул
Мирас статусы Ключевые орнитологические территории[d][1]
Озынлык 29,9 km
Вертикаль тирәнлек 186 метр
Бу объекттан ясалган медиасурәтләр төркеме [d]
Объектның күренешләре өчен төркем [d]
Карта
 Босфор бугазы Викиҗыентыкта

Босфо́р бугазы́ яки Истанбул бугазы (төр. İstanbul Boğazı) - Кара диңгез белән Мрамор диңгезен тоташтырган, Европа һәм Азияне аерган бугаз. Бугазның ике ягында да Истанбул шәһәре урнаша. Бугазның озынлыгы 30 км, иң киң киңлеге 3 700 м, иң тар урында 700 метр. Иң тирән урында 120 метр тирәнлек.

Риваятьләр буенча, Босфор исемен Ио исемле патша кызыннан алды. Риваять буенча Зевс аны ак сыерга әйләндерде һәм Ио бу бугаз буенча үтте (Босфор грек теленнән Сыер броды дип атала).

Бугаз аша ике күпер үтә Босфор күпере (озынлыгы 1074 метр, 1973 елда төзелеп бетте) һәм Мәхмүд Фатих солтан күпере (озынлыгы 1090 метр, 1988 елда төзелеп бетте). Төркия хөкүмәте өченче күперне дә төзергә ниятли, ләкин ул кайда урнашканын сөйләми.

Босфор бик мөһим геостратегик нокта.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]