Сор (Байкал култыгы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сор (Байкал култыгы) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

СорБайкал күленең аннан комлы утрауларкомборыннар белән аерымланган сай сулы култыкларының җирле атамасы.

Байкал күле Ольхон утравындагы “шаман-кыя”

Атаманың килеп чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сор сүзе хант теленнән урыс теленә кереп киткән. Сүз, мөгаен, XVII гасырда Байкал тирәсен үзләштерүче урыс илгизәрләре тарафыннан географик атама буларак кертелгән. Сор сүзе Об елгасы бассейнында яшәүче урысларның Көнбатыш Себер сөйләмнәрендә «култык, боз киткәндә су баса торган урын» мәгънәсендә кулланылган.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чивыркуй култыгы (Бурятия)

Хәзерге Байкал күлендә 5 сор бар: Посольское соры (Бурятиянең Кабан районы Посольское авылы тирәсе), Сор-Черкалово (Бурятиянең Кабан районы), Провал (Бурятиянең Кабан районы; 1862 елда Байкалда җир тетрәгәннән соң барлыкка килгән), Ангара соры (Бурятиянең Төньяк-Байкал районы), Арангатуй күле-сор (Бурятиянең Баргаҗын районы). Барлык сорлар да Байкал күл-диңгезенең төньяк һәм көнчыгыш өлешләрендә урнашкан. Кагыйдә буларак, сор Байкалның тирән урыныннан каргá дип аталучы утрау-сайлыклар белән аерылган, утрау-сайлыклар, үз чиратында, ерылыш дип аталучы бугазлар белән бүленгән була. Сайлыклар юыла барган саен, сор Байкалның чын култыгына да әйләнә ала, мәсәлән, XIX гасырда сор булган, хәзер мәйданының зурлыгы буенча икенче урында торучы Чивыркуй култыгы (бурят. Шэбэрхγγ булан)[1]. Сорның тирәнлеге 10 м дан артмый, тиз җылына, сулык төбендәге суүсемнәр арасында «сор балыклары» дип аталучы чуртан, табан, алабуга, тәрәч балыклары күп очрый.

Байкалның сор-култыклары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

сор мәйдан
(км²)
озынлык
(км)
киңлек
(км)
максималь
тирәнлек (м)
альтернатив исеме
1 Ангара соры ? 19 10 ? Югары Ангара соры, Төньяк-Байкал соры
2 Арангатуй күле 54,2 13,3 7,5 12 Зур һәм Кече Арангатуй
3 Посольское соры ~40 10 4,85 4 Сор култыгы, Посольское монастыре соры
4 Провал ~200 25 13 6 Дубинино соры
5 Сор-Черкалово ~50—60 12 5,2 2,5 Истомино соры, Елга башы соры

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Профессор А. А. Коротнев. Отчет по исследованию озера Байкал летом 1901 года. сайт Магия Байкала