Таймыр (Долган-Ненец) автономияле округы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Русия Федерациясе субъекты (2007 елга кадәр)
Таймыр (Долган-Ненец) автономияле округы
Таймырский (Долгано-Ненецкий) автономный округ
Flag of Taymyr Autonomous Okrug.png Coat of Arms of Taimyria.png
Байрак Герб

RussiaTaymyria2005.png

Башкала

Дудинка

Мәйдан

879 900 км²

Халык саны

39 786 кеше (2002)
(0,045 кеше/км²)

Губернатор (соңгы)

Олег Бударгин

РФ субъекты коды

84

Сәгать поясы

MSK+4 (UTC+8)

Таймыр (Долган-Ненец) автономияле округы (рус. Таймырский (Долгано-Ненецкий) автономный округ) — 2007 елга кадәр Русия Федерациясенең субъекты.

География[үзгәртү]

Таймыр (Долган-Ненец) автономияле округы тулысынча Төньяк поляр түгәрәге артында урнашкан. Элекке округ территориясендә Русиянең иң ерак төньяк материк ноктасы һәм Ауразия материгының иң төньяк ноктасы — Челюскин борыны урнаша.

Төп елгалар — Енисей, Хатанга.

Тарих[үзгәртү]

Таймыр (Долган-Ненец) милли округы БҮБК карары буенча РСФСР Көнчыгыш Себер крае составында 1930 елның 10 декабрендә оештырыла.

1934 елданКрасноярск крае составында.

1977 елдан — Таймыр (Долган-Ненец) автономияле округы. 1992 елның Федератив килешүе буенча Русия Федерациясенең мөстәкыйль субъекты статусын алган, ләкин ләкин формаль рәвештә ул Красноярск крае составында булган.

2005 елның референдум нәтиҗәләре буенча, Таймыр (Долган-Ненец) автономияле округы юкка чыгарыла, ә аның территориясе Красноярск краена Таймыр районы буларак кертелә.

Административ-территориаль бүленеше[үзгәртү]

  • Диксон районы (район үзәге — Диксон)
  • Енисей тамагы районы (район үзәге — Караул)
  • Хатанга районы (район үзәге — Хатанга)

Халык[үзгәртү]

Халык 1939 1959 1970 1979[1] 1989 2002[2] 2010[3]
К. с.  % К. с.  % К. с.  % К. с.  % К. с.  % К. с.  % К. с.  %
долганнар¹ 3 971 13,8% 3 934 11,8% 4 344 11,4% 4 338 9,7% 4 939 8,9% 5 517 13,9% 5 393 15,9%
ненецлар 2 523 8,8% 1 878 5,6% 2 247 5,9% 2 345 5,2% 2 446 4,4% 3 054 7,7% 3 494 10,1%
энцлар² 103 0,2% 197 0,5% 204 0,6%
ңанасаннар³ 682 2,0% 765 2,0% 746 1,7% 849 1,5% 766 1,9% 747 2,2%
эвенклар 563 2,0% 412 1,2% 413 1,1% 338 0,8% 311 0,6% 305 0,8% 266 0,8%
руслар 16 931 59,0% 21 799 65,3% 25 465 66,9% 30 640 68,2% 37 438 67,1% 23 348 58,6% 17 232 50,0%
башкалар 4 723 16,5% 4 677 14,0% 4 826 12,7% 6 546 14,6% 9 717 17,4% 6 629 16,7% 7 096 20,4%
Искәрмәләр:
  1. 1939 һәм 1959 җанисәпләрендә долганнар якутлар буларак саналганнар.
  2. 1939, 1959, 1970 һәм 1979 җанисәпләрендә энцлар ненецлар буларак саналганнар.
  3. 1939 җанисәбендә ңанасаннар ненецлар буларак саналганнар.

Искәрмәләр[үзгәртү]