Эчтәлеккә күчү

Ямал-Ненец автономияле округы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ямал-Ненец автономияле округы latin yazuında])
(Ямал-Ненец АО битеннән юнәлтелде)
Россия Федерациясе субъекты
Ямал-Ненец автономияле округы
Ямало-Ненецкий автономный округ
Ямалы-Ненёцие автономной ӈокрук
Байрак Герб

Башкала

Салехард

Мәйдан

9-нче

- Барлыгы

- Су

769 250 км²[1]

10,1 %

Халык саны

28-нче

- Барлыгы

- Халык тыгызлыгы

522 798 кеше (2010)

0,7 кеше/км²

Тулаем региональ продукт

2-нче

- Барлык, агымдагы бәядә

- Кеше башына

771,769 млрд. сум [2] (2010)

1 413 мең сум

Федераль округы

Урал

Икътисади районы

Көнбатыш Себер

Рәсми тел(ләр)

рус теле

Губернатор

Дмитрий Кобылкин

Закон чыгару Җыелышының рәисе

Сергей Ямкин

РФ субъекты коды

89

Сәгать поясы

MSK+2 (UTC+6)

Яма́л-Не́нец автоно́мияле о́кругы (рус. Ямало-Ненецкий автономный округ, нен. Ямалы-Ненёцие автономной ӈокрук) — Россия Федерациясенең субъекты (Төмән өлкәсе составында).

Округның административ үзәге — Салехард каласы.

ЯкРоссия субъекты
Төньяк-көнбатышНенец автономияле округы
КөнчыгышКрасноярск крае
КөньякХант-Манси автономияле округы
КөнбатышКоми Республикасы

ЯНАО Көнбатыш Себер түбәнлегенең төньяк өлешендә урнашкан. Ямал, Таз һәм Гыда урымутраулары вә Белый, Олений, Шокальский утраулаыннан гыйбарәт. Җир өсте — түбәнлек (уртача биеклек 50–100 м), көнбатышта гына таулар (Котып Уралның көнчыгыш битләүләре, иң биек ноктасы — 1499 м, Пайер тавы) бар. Округ күбсенченчә Котып түгәрәгеннән төньяктарак урнашкан.

Климаты кискен континенталь, бик суык. Гыйнварның уртача температурасы -22°…-26°, июльнеке +4°…+14°. Елга 200– 400 мм явым төшә. Вегетация дәвере 50—100 көн.

Эре елгалар: Об, Надым, Пур, Таз, Полуй. Күлләр күп (эреләр: Ярато, Нытто, Ямбуто).

Тундра, глейлы, сазлык, глейлы-көлсу һәм көлсу туфраклары бар. Территориясенең 3/4 өлеше тундра һәм урманлы тундра үсемлекләре белән капланган.

Тундрада кыргый хайваннардан: төньяк боланы, ак куян, бүре, себер көзәне, йоклач вә башкалар; кошлардан ак һәм тундра кыртавыклары, суер бар. Елга һәм күлләр балыкка бай.

Файдалы казылмалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Углеводород запаслар буенча ЯНАО Россия регионнар арасында беренче урыннарда тора.

Ямало-Ненец автономияле округы (башта — милли округ) Урал өлкә составында 1930 елда барлыкка килә. Аннары округ Обь-Иртыш һәм Омск өлкәсе составына керә, ә 1944 елда Төмән өлкәсе составына керә.

1977 елдан — автономияле округ.

ЯНАО халык саны — 546 170 кеше (2010 җанисәбе буенча); халык тыгызлыгы — 0,7 кеше/км².

Халык табигый үсеше — 9,8 (1000 кешегә, 2010).

Халыкның 84,9 % шәһәрләрдә яши.

Халык19591970197919892002 (* 2012 елның 26 гыйнвар көнендә архивланган)2010[3]
Руслар27 789 (44,58 %)37 518 (46,91 %)93 750 (59,02 %)292 808 (59,17 %)298 359 (58,9 %)312 019 (61,7 %)
Украиннар1921 (3,08 %)3026 (3,78 %)15 721 (9,90 %)85 022 (17,18 %)66 080 (13,03 %)48 985 (9,7 %)
Ненецлар13 977 (22,42 %)17 538 (21,93 %)17 404 (10,96 %)20 917 (4,23 %)26 435 (5,21 %)29 772 (5,9 %)
Татарлар3952 (6,34 %)4653 (5,82 %)8556 (5,39 %)26 431 (5,34 %)27 734 (5,47 %)28 509 (5,6 %)
Хантлар5519 (8,85 %)6513 (8,14 %)6466 (4,07 %)7247 (1,46 %)8760 (1,76 %)9 489 (1,9 %)
Әзериләр — (0,0 %)28 (0,0 %)308 (0,2 %)3418 (0,69 %)8353 (1,6 %)9 291 (1,8 %)
Башкортлар25 (0,0 %)113 (0,1 %)871 (0,5 %)6830 (1,38 %)7932 (1,56 %)8 297 (1,7 %)
Беларуслар388 (0,6 %)808 (1,01 %)2121 (1,34 %)12 609 (2,55 %)8989 (1,77 %)6 480 (1,3 %)
Комилар4866 (7,81 %)5445 (6,81 %)5642 (3,55 %)5746 (1,16 %)6177 (1,22 %)5 141 (1,0 %)
Молдаваннар211 (0,3 %)191 (0,2 %)537 (0,3 %)5570 (1,13 %)5400 (1,07 %)4 712 (0,9 %)
Комыклар- (0,0 %)- (0,0 %)- (0,0 %)н.д.н.д.4 466 (0,9 %)
Ногайлар- (0,0 %)- (0,0 %)- (0,0 %)н.д.н.д.3 479 (0,7 %)
Чуашлар- (0,0 %)н.д.н.д.н.д.н.д.3 471 (0,7 %)
Селькуплар1245 (2,00 %)1710 (2,14 %)1611 (1,01 %)1530 (0,31 %)1797 (0,35 %)1 988 (0,4 %)
Башка милләтләрн.д.н.д.н.д.н.д.н.д.29 288 (5,8 %)
Милләтен атамаучылар4 (0,01 %)7331 (1,45 %)17 517
Салехард җәмигъ мәчете
ҮДН составындагы төбәк Диния нәзарәте

Административ-территориаль бүленеш

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
Халык саны 10 мең кешедән артык булган торак пунктлар
(2010 җанисәбе буенча)[4]
Ноябрьск 110572
Яңа Уренгой 104144
Надым 46550
Салехард 42795
Муравленко 33401
Лабытнанги 26948
Губкинский 23340
Тарко-Сале 20372
Пангоды 10818
Уренгой 10070

Икътисад нигезе — нефть һәм газ чыгару. Төп газ чыгаручы — ААҖ «Газпром» (округта чыгарылган газдан — 90%).

Төп нефть чыгаручылар — ААҖ «Газпром нефть» һәм ААҖ «НК „Роснефть“».