Ильяс пәйгамбәр исемендәге мәчет (Туймазы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ильяс пәйгамбәр исемендәге мәчет (Туймазы) latin yazuında])


Мәчет
Ильяс пәйгамбәр исемендәге мәчет
баш.  Ильяс пәйғәмбәр исемендәге мәсет
Ил Россия
Шәһәр 453266,
Башкортстан,
Туймазы, Тирәкле тыкр., 1
Координатлары 53/21/8/N/55/56/59/E
Дин Ислам
Мәхәллә БР МДН 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам / хәнәфи мәзһәбе
Бина төре манарасы бина янәшәсендә урнашкан мәчет
Төзелеш еллары 20072017 еллар
Төп даталар:
2017 ел – ачылу
Халәте гамәлдә
Сайт Рәсми сайт

Ильяс пәйгамбәр исемендәге мәчет (баш. Ильяс пәйғәмбәр исемендәге мәсет) – Башкортстанның Туймазы шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте составындагы «Ильяс пәйгамбәр исемендәге мәчет» җирле мөселман дини оешмасы» карамагында. Имам-хатиб – Илдар Фәрит улы Мөхәммәтшин[1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Туймазы шәһәренең Түбанкүл микрорайонында (Тирәкле тыкрыгы) җирле мөселман җәмгыяте (мәхәллә) 2005 елның 5 августында узган мөселманнарның гомуми җыелышында оештырылган. Шул ук җыелышта 100 кеше сыйдырышлы мәхәллә мәчете төзү турында карар кабул ителгән. Мәчетне төзү башлангычы белән имам-хатиб Мөхәммәтшин Илдар Фәрит улы чыга. Шәһәр хакимияте мәчет төзелеше өчен җир бүлеп биргәч, ачык һавада, якын-тирәдәге өйләрдә, диварлары өелеп, түбәсе ябылгач, бинаның эчендә намаз укулар башланган[2].

Мәхәллә эшчәнлегенең максаты – ислам динен бергәләп тоту, Коръән һәм Мөхәммәд пәйгамбәр Сөннәсен вәгазьләү, тынычлык идеясе, дин тотучыларны рухи-әхлакый тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау[3].

Мәчет төзелеше 2007 елда башланган. Беренче зур финанс ярдәмен (500 мең сум) Федерация Советы әгъзасы миллиардер Сөләйман Кәримов(рус.) күрсәткән. Шулай ук «Стиль» фирмасы җитәкчесе эшмәкәр Марсель Әхмәтов, Р. И. Фәттахов, Арслановлар гаиләсеннән зур ярдәм кергән[3]. Туймазы мөселманнары да үз өлешен кертә. БР мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән төзелешкә Төркия Республикасының Мәскәүдәге илчелегенең Дин эшләре буенча Советы да ярдәм күрсәткән. «СФ №3» ҖЧҖ 1 миллион сумлык эш башкарган. Төзелештә муниципаль район хакимияте, Туймазы татар дәүләт драма театры, котельный җиһазлары заводы, «Теплосервис» һәм «Социнвестбанк» ААҖ һ. б. зур ярдәм күрсәткән[2].

2017 елның 30 сентябрендә Гашура көнендә Ильяс пәйгамбәр исемендәге мәчет ачылган. Тантанада Башкортстан мөфтие Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин катнашкан.

Хәзерге вакытта мәчеттә җомга намазлары, Ураза, Корбан гаетләре үткәрелә, яшьләр белән сәламәт яшәү рәвеше рухында тәрбия эшләре алып барыла. Мәчет Туймазы шәһәренең рухи-мәдәни үзәге булып тора [3].

Атамасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ильяс(рус.) (гарәп. إلياس‎) ― Исраил халкына җибәрелгән Ислам пәйгамбәре (нәби). Коръәндә ике тапкыр искә алына. Библия пәйгамбәре Илия(рус.) белән тиңләштерелә. Коръәндә «мурсал», «салих», «мөслим» дип аталган.

Җитәкчелек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчет рәисе, имам-мөхтәсиб, имам-хатиб (2005 елдан) ― Илдар Фәрит улы Мөхәммәтшин (1965 елгы, Туймазы районы Югары Сардык авылыннан), ҮДН мәдрәсәсен (1996), БР МДН «Галия» мәдрәсәсен (2015) тәмамлаган [4].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]