Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин latin yazuında])
Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин
Туган телдә исем баш. Нурмөхәмәт Мәғәфүр улы Ниғмәтуллин
Туган 8 декабрь 1946(1946-12-08)
ССРБ, РСФСР, БАССР, Сибай
Үлгән 26 июнь 2019(2019-06-26) (72 яшь)
РФ, БР, Уфа
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Мир-Гарәп мәдрәсәсе[d]
Һөнәре дин әһеле
Җефет Наилә абыстай
Балалар дүрт кызы
Ата-ана
  • Мәгафүр Габделгани улы, мулла (әти)
Бүләк һәм премияләре Әл-Фәхр ордены (2006)
Халыклар дуслыгы ордены (БР, 2016)

Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин, Нурмөхәммәт Мәгафур улы Нигъмәтуллин (баш. Нурмөхәмәт Мәғәфүр улы Ниғмәтуллин, 1946 елның 8 декабре, ССРБ, РСФСР, БАССР, Сибай2019 елның 26 июне, РФ, БР, Уфа) — дин әһеле, Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти (1992-2019).

Нурмөхәммәт хәзрәт Равил Гайнетдин (с) белән

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1946 елның 8 декабрендә Башкортстан АССР Баймак районы Сибай эшчеләр бистәсендә (1955 елдан шәһәр) мулла Мәгафүр Габделгани улы гаиләсендә туган. Маҗарстанда хәрби хезмәт үткән. 19711975 елларда Бохараның Мир-Гарәп мәдрәсәсендә(рус.) белем ала. «Имам-хатиб» белгечлеге буенча Ташкент шәһәренең Имам әл-Бохари исемендәге Ислам институтын тәмамлый (кызыл дипломга, 1980). 19801982 елларда «Ислам чакыруы» институтында (Димәшкъ, Сүрия) дини белем ала.

19791982 елларда ССРБ Европа өлеше һәм Себер мөселманнары диния нәзарәтендә җаваплы сәркатиб.

19821992 елларда Уфа җәмигъ мәчетендә имам вазифасында.

1992 елның 21 августыннан 2019 елның 29 апреленә кадәр Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте[калыпны мәкаләдән алып куярга] рәисе һәм республика мөфтие[1].

2019 елның 29 апреленнән Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе киңәшчесе[2].

2019 елның 26 июнендә 72 яшендә Уфада озакка сузылган каты авырудан (эчәклеккә ясалган чираттагы операциядән) соң вафат[3]. Җеназа намазы Уфаның «Ислах» мәчетендә(башк.) укылган. Уфа мөселман зиратында җирләнгән[4].

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Дин ул — нәсихәт. Казан, 2012 (автордаш)
  • Иман — күңел көзгесе: вәгазьләр, сорауларга җаваплар. Уфа, 2014[5](башк.).

Тәнкыйть[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2018 елның 14 мартында Нефтекамада узган Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте пленумында эшчәнлегенә канәгатьсезлек белдерелә: икътисади мәсьәләләрнең чишелмәве, яшьләрнең җәлеп ителмәве, нәзарәт эшчәнлегендә үсеш булмау тәнкыйть ителә[6].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Наилә абыстай (1972 елда Бохарада укыганда никахлашканнар). Балалары: дүрт кызы[7].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]