Мөфтәдин Гыйләҗев
Мөфтәдин Гыйләҗев | |
![]() | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме |
Мөфтәдин Мөгави улы Гыйләҗев |
Туу көне | |
Туу урыны | |
Үлү көне | |
Үлү урыны | |
Эшчәнлек еллары |
1970 — 2021 |
Дәүләт | |
Һөнәрләр | |
Кораллар |
баян |
Жанрлар |
эстрада |
Бүләкләр |
БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре; |
Муфтадин Гилязов |
Мөфтәдин Гыйләҗев, Мөфтәдин Мөгави улы Гыйләҗев (1938 елның 1 июле, ССРБ, РСФСР, БАССР, Дүртөйле районы, Түбән Аташ ― 2021 елның 22 апреле, РФ, БР, Дүртөйле) — мәдәният хезмәткәре, композитор, баянчы, татар һәм башкорт эстрадасында популяр булган җырлар авторы, БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1984), Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1993). «Дүртөйле районының шәрәфле ватандашы».
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1938 елның 1 июлендә Башкортстан АССР Дүртөйле районы Түбән Аташ авылында туган. Мәскәү дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган (1969).
1958 елдан — Кушнаренко, 1966 елдан — Чакмагыш, 1975 елдан — Илеш районнары мәдәният йортларының баянчы-аккомпаниаторы.
1976—1999 елларда Дүртөйле шәһәренең мәдәният һәм техника сараеның сәнгать җитәкчесе, Дүртөйле шәһәр хакимиятенең мәдәният бүлеге агиткултьбригадасының өлкән методисты.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1960-елларда җырлар яза башлый. 400 дән артык җыр, вальс, бию көе, марш иҗат иткән. Биш җыр китабы дөнья күргән: «Сарманай» (Уфа, 1993), «Әле дә дуслар бар әле» (1993), «Күңелем моңнары» (2007) һ. б. Туган якка мәхәббәт, туган як табигатенә соклану белән сугарылган, якыннарга багышлап язылган җырлары тамашачы тарафыннан яратып кабул ителә. «Сарманай» (Вил Казыйханов сүзләренә), «Сагындыра туган як» (Риф Мифтахов сүзләренә), «Әрем исе, әрем тәме» (Роберт Миңнуллин сүзләренә), «Мин әнкәемне төшемдә күрдем», «Минем кадерлеләрем» (икесе дә — үз сүзләренә) һ. б. җырлары заманында хитка әверелгән.
Роберт Миңнуллин, Гөлшат Зәйнашева, Вил Казыйханов, Риф Мифтахов, Марсель Сәлимов, Эльверт Хәмәтшин, Уран Кинҗәбулатов, Муса Сираҗи, Венера Каһирова һ. б. шагыйрьләр сүзләренә язылган җырлары Илфак Смаков, Зәки Мәхмүтов, Фән Вәлиәхмәтов, Зөһрә Сәхәбиева, Фәнүнә Сираҗетдинова, Асия Смакова, Салават Фәтхетдинов, Рөстәм Асаев һ. б. билгеле җырчыларның репертуарына кергән[1].
Мәскәү (Мәскәү кремле Съездлар сарае, ВДНХ), Казан, Петербург, Сембер, Кишинёв, Түбән Варта, Мурманск һ. б. шәһәрләрдә чыгыш ясый.
2021 елның 22 апрелендә 82 яшендә Дүртөйледә вафат [2].
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2022 елның 4 июлендә Дүртөйле районы Түбән Аташ авылы мәдәният йортында, авыл җирлеге депутаты Ришат Рәшит улы Имаев башлангычы белән, композиторның музей-бүлмәсе ачылган[3]. Музейдагы экспозиция бай: композиторның иҗаты турында кызыклы документлар, көнкүреш һәм шәхси әйберләре, хатлар, фотосурәтләр урын алган[4].
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хатыны Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрзәнә Гыйләҗева.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1984 — БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре[5]
- 1993 — БР атказанган сәнгать эшлеклесе[6]
- «Дүртөйле районының мактаулы гражданы»
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Дүртөйле үзәк китапханәләр челтәре, archived from the original on 2019-04-03, retrieved 2019-04-17
- ↑ Башҡортостанда билдәле композитор һәм йырҙар авторы Мөфтәдин Ғиләжев арабыҙҙан китте. «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы, 22 апрель 2021 ел (башк.)(Тикшерелгән 22 апрель 2021)
- ↑ Музей композитора М. Гилязева(үле сылтама). Атайсал(рус.)
- ↑ Ләйлә Аралбаева. Республикала композитор Мөфтәдин Ғиләжевтың музейы асылды. Башинформ МА, 08.07.2022(башк.)
- ↑ Дүртөйле мәдәният-ял үзәге, archived from the original on 2019-04-17, retrieved 2019-04-17
- ↑ Указ Президиума ВС РБ от 16.09.1993 N 6-2/440г "О присвоении почетного звания "Заслуженный деятель искусств Республики Башкортостан" Гилязеву М.М.", archived from the original on 2019-04-17, retrieved 2019-04-17
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Мөфтәдин Гыйләҗев турында 2019 елның 1 май көнендә архивланган.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- М. Гыйләҗев җырлары 2019 елның 17 апрель көнендә архивланган.
- 1 июль көнне туганнар
- 1938 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Дүртөйле районында туганнар
- 22 апрель көнне вафатлар
- 2021 елда вафатлар
- Дүртөйледә вафатлар
- БАССР атказанган мәдәният хезмәткәрләре
- Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре
- Музыкантлар
- Баянчылар
- Башкортстан композиторлары
- Татар композиторлары
- Мәскәү дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар
- Дүртөйле районының мактаулы гражданнары