Рафаил Такташ

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Рафаил Такташ
Р.Һ.Такташ.jpg
Туган телдә исем Рафаил Мөхәммәтһади улы Такташ
Туган 26 гыйнвар 1926(1926-01-26)
ТАССР, Казан
Үлгән 19 февраль 2008(2008-02-19) (82 яшь)
Ташкент
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Үзбәкстан байрагы Үзбәкстан
Һөнәре рәссам, сәнгать белгече
Балалар улы
Ата-ана

Рафаил Такташ, Рафаил (Рафаэль)[1] Мөхәммәтһади улы Такташ (1926 елның 26 гыйнвары, Казан2008 елның 19 феврале, Ташкент) — сәнгать белгече, сәнгать фәннәре докторы (1973), Үзбәкстан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1978), Үзбәкстан сәнгать академиясенең шәрәфле академигы (1997). Шагыйрь Һади Такташның (1901-1931) өлкән улы. 1961 елдан Ташкентта Хәмзә Хәкимзадә Ниязи исемендәге сәнгать гыйлеме институтында эшли. Үзбәкстанның сынлы сәнгате буенча, шулай ук хәзерге заман (үзбәк, латыш, казакъ һ.б.) рәссамнарының иҗаты турында күп санлы хезмәтләр авторы. ССРБ рәссамнар берлеге әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Р. Такташ әтисе белән. 1930
Images.png Тышкы рәсемнәр
Image-silk.png Әтисе-әнисе белән төшкән фотосурәте.

1926 елның 26 гыйнварында Казанда шагыйрь Һади Такташ (1901, Сыркыды1931, Казан) һәм аның беренче хатыны, рабфак студенты Гөлчәһрә Хәмзина (1905, Нәманган1957, Мәскәү) гаиләсендә туган. Әнисе ягыннан бабасы Хафиз Нури улы Хәмзин (?-1943), чыгышы белән хәзерге Алексеевск районыннан, әбисе Фазыйлә Әҗедән. Әтисе ягыннан бабасы Хәйрулла, әбисе Шәмсениса Сыркыды авылыннан. Рафаил, әнисе Мәскәү дәүләт университетының хокук факультетын тәмамлаганчы (1930), 3-4 яшенә кадәр әтисе янында яши. 1929 елда ук гаилә таркала. 1930 елдан әнисе белән Уралда, башта Березникида, аннары Соликамскида яши[2]. 1932 елда әнисе Хәбиб Нури улы Байбуринга кияүгә чыккач, 1932-1933 елларда Таҗикстанда, Канибадамда, 1934 елдан Кырымга күчеп, башта Иске Кырымда, аннары Симферопольдә яшиләр. Сеңлесе Измира (исемен соңрак Сталинага үзгәрткәннәр) Канибадамда туа. Рафаил Көньяк курорт бюросы башлыгы итеп билгеләнгән үги әтисе Х. Байбурин белән әле Ялтада яши, әле Кырым җөмһүриятенең махсус эшләр буенча прокуроры ярдәмчесе итеп билгеләнгән әнисе белән Симферопольдә яшәп ала. Симферопольдә урта мәктәпнең алтынчы классына кадәр укый, шулай ук яшьләр өчен театр студиясенә йөри. 1939 елда өч өлкәне эченә алган Фәрганә үзәне прокуроры ярдәмчесе итеп билгеләнгән әнисе белән Үзбәкстанга күченәләр. Бөек Ватан сугышы башланганда Кырымда «Форос» санаториендә ял иткән була. Сугыш елларында Рафаил Фәрганәнең 2нче санлы мәктәбендә укый[3]. Ташкентта урта мәктәп тәмамлый.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәсем ясарга сәләте бик иртә, Кырымда икенче-өченче классларда укыганда ачыла. Танылган рәссам-баталист М.И. Самокша рәсем сәнгате серләренә төшенү буенча кыйммәтле киңәшләрен биргән. Ялтада рәссамнар студиясенә дә йөри. Бөек Ватан сугышы елларында Фәрганәдә мәктәптә укыганда пионерлар сараенда эшләүче әдәби студиягә йөри, татарча, русча шигырьләр яза, музыка уен коралларында уйный, рәсем ясый. Мәктәпне тәмамлагач, Сәмәркандка эвакуацияләнгән Сәнгать академиясе каршындагы Ленинград урта художество мәктәбенә кабул ителә. 1943 елның февралендә Сәнгать академиясе һәм аның каршындагы мәктәп Мәскәү өлкәсендәге Загорск шәһәренә күчә. Рафаил дә Мәскәүгә укырга китә. Ике институт: Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт художество институтының рәсем факультетын (профессор П. Д. Покаржевский остаханәсе), Лениград сәнгать институтының сәнгать гыйлеме факультетын тәмамлаган[4]. Ташкентка әйләнеп кайткач, сынлы сәнгать өлкәсендә эшли башлый. Әсәрләрен акварель һәм майлы буяу белән иҗат итә. Сәмәрканд, Бохара, Хәрәзем, Кукан һ.б. борынгы Урта Азия шәһәрләренә иҗат сәфәрләренә бара. Ташкентта яшәп иҗат итүче рус рәссамы Александр Николай улы Волков (18861957) иҗаты яшь рәссам өчен үрнәк-өлге булып тора. Бераздан рәссамлык хезмәте икенче планга күчеп, сәнгать белгече-тәнкыйтьче һөнәренә күчә. Ташкентта узган барлык күргәзмәләрне карап барып, шәһәр газеталарында бәяләмәләр урнаштырып бара. 1961 елдан Ташкентта Хәмзә Хәкимзадә Ниязи исемендәге сәнгать гыйлеме институтында эшли. Сәнгать фәннәре докторлыгына диссертация яклый.

Хәзерге заман (үзбәк, латыш, казакъ һ.б.) рәссамнарының иҗаты турында 400дән артык хезмәте басылган: «Усто Кодыр-джон Хайдаров», «Жолдасбек Куттымуратов», «Александр Волков», «Н. В. Кашина (Жизнь итворчество)», «Фарух Кагаров», «Михаил Курзин», «Современная графика Узбекистана», «Изобразительное искусство Узбекистана», «Художественно-критические этюды», «Туркменская графика на пути к зрелости» (автордаш), «Художники о своём творчестве» һ.б. Милләттәш рәссамнар Чыңгыз Әхмәров (1912-1995), Искәндәр Вахитов[5] иҗаты турында да күп яза.

Шулай ук (рус телендә) шигырьләр дә иҗат итә. 50 ел буена Үзбәкстан язучылар берлеге органы «Звезда Востока» журналының даими авторы булып тора.

Казанга килү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2008 елның 19 февралендә 83 яшендә Ташкентта вафат[6]

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рафаил — кыскартылган исем. Рабочий факультет имени Ленина (Ленин исемендәге эшчеләр факультеты , рабфак) сүзтезмәсенең баш өлешләреннән алынган. Әнисе әлеге рабфакта укыган.

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әтисе Һади Такташ, шагыйрь.
Әнисе Гөлчәһрә (кыз фамилиясе Хәмзинә, беренче ире буенча Такташ, икенче ире буенча Байбурина, өченче ире буенча Щербакова), юстициянең өлкән советнигы (полковник).
Энесе Аван (әти бер, әни башка), фотохәбәрче.
Сеңлесе Сталина (әни бер, әти башка), журналист.
Рафаил өйләнгән, бер улы бар.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1978 Үзбәкстан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе
  • 1997 Үзбәкстан сәнгать академиясенең шәрәфле академигы
  • «Эл-юрт хурмати» ордены (Үзбәкстан)
  • «Дуслык» ордены (Үзбәкстан)

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Такташ (төзүчеләре Рабит Батулла, Рафис Корбан). К.: ТКН, 2001. ISBN 5-298-01069-5
  2. Нәбирә Гыйматдинова. Такташ балалары ни хәлдә? Китапта: Такташ. К.: ТКН, 2001. 139-146 битләр.
  3. Р. Такташ. Әнием турында дөреслек. «Мәйдан», № 9, 2002 (Фәүзия Бәйрәмова тәрҗемәсе)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]