Эчтәлеккә күчү

Хәмзә Хәкимзадә Ниязи

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәмзә Хәкимзадә Ниязи latin yazuında])
Хәмзә Хәкимзадә Ниязи

Хәмзә Хәкимзадә Ниязи
Тугач бирелгән исеме: Хәмзә Хәкимзадә Ниязи
Туу датасы: 6 март 1889(1889-03-06)
Туу урыны: Кукан (Россия империясе, хәзерге Үзбәкстан)
Үлем датасы: 18 март 1928(1928-03-18) (39 яшь)
Үлем урыны: Шаһимәрдән кышлагы, Үзбәкстан ССР
Милләт: үзбәк
Ватандашлык: Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Эшчәнлек төре: шагыйрь, мәгърифәтче
Иҗат итү еллары: 1899-1929
Юнәлеш: шигърият
Жанр: газәл, пьеса, повесть
Иҗат итү теле: үзбәк, таҗик
Дебют: «Рамазан» шигыре (1914)
Бүләкләр: Үзбәкстан ССР халык язучысы (1926)

Хәмзә Хәкимзадә Ниязи (үзб. Hamza Hakimzoda Niyoziy) — шагыйрь, драматург, җәмәгать эшлеклесе. Үзбәкстан ССР халык язучысы (1926). РКП(б) әгъзасы (1920 елдан).

Үлмәс Алихуҗаев Хәмзә ролендә. «Утлы юллар» фильмы (1977-1984)
Алим Хуҗаев Хәмзә ролендә. «Хәмзә» фильмы. (1960)
ССРБ 1 сумы. (1989)

Беренче шигырьләрен 1899 елда үзбәк мәгърифәтчеләре Мөкими һәм Фүркәт иҗаты тәэсирендә яза. 1905-1914 елларда үзбәк һәм таҗик телләрендә кулъязма «Диван» шигырьләр (газәлләр) мәҗмүгасы яза. Газәл жанрына хас булганча, җавапсыз мәхәббәт темасыннан тыш, кешеләр арасындагы тигезсезлекне тәнкыйтьләү, гыйлем һәм мәгърифәтне яклап язылган мотивлар урын ала. Матбугатта басылган «Рамазан» шигыре (1914), «Яңа бәхет» повесте (1915), «Агуланган тормыш» (1916) драмасында да әлеге темалар чагылыш тапкан.

1916-1919 елларда 7 шигырьләр җыентыгы нәшер ителә. «Хуш исле гөләп» җыентыгына (1919) кергән шигырьләрен үзбәк әдәбиятында яңа – пролетар шигърияте үрнәге дип әйтеп була. «Бай һәм ялчы» (1918) пьесасы белән үзбәк совет драматургиясенә нигез сала. «Мәйсәрә шуклыклары» (1926), «Пәрәнҗә серләре» (1927) пьесалары үзбәк хатын-кызларының авыр хәлен тасвирлый.

Үзбәкстанның төрле районнарында халык җырларын җыюны да оештыра. Үзе дә җырлар яза. Берничә җыры «Фирганә, Бохара, Хивә җырлары» җыентыгына (1931) кертелгән.

  • Үзбәк дәүләт академия драма театрына исеме бирелгән.
  • Ташкәнт метрополитенында «Хәмзә» тукталышы бар иде (1977-2015)[3]хәзер «Новза» тукталышы.
  • Ташкәнт сәнгать белеме институтына исеме бирелгән.
  • Ташкәнт шәһәрендә «Хәмзә районы» бар иде (1966-2014) — хәзер «Яшнабад районы».
  • 1960 елда «Үзбәкфильм» студиясе «Хәмзә» нәфис фильмы төшерә (режиссер Заһид Сабитов, баш рольдә Алим Хуҗаев).
  • 1977-1984 елларда «Үзбәкфильм» киностудиясе 17 сериялек «Утлы юллар» (Огненные дороги) нәфис фильмы төшергән (режиссер Шөһрәт Аббасов, баш рольдә Үлмәс Алихуҗаев).
  • Үзбәкстан ССРның Хәмзә исемендәге дәүләт премиясе булдырылган.
  • Фәрганә өлкәсе Алтыарык районында (үзб. Fargʻona viloyati Oltiariq tumanida ) Хәмзә шәһәре бар иде (1963-1974 бистә, 1974-2012 шәһәр) — хәзер Тынычлык (Tinchlik shahari) шәһәре.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия драма театры 1929-1930 елгы сезонда Х.Х. Ниязиның «Мәйсәрә шуклыклары» әсәрен сәхнәләштерә.

Төп рольдә (Айхан ролендә) Галия Булатова уйный.

  1. Х.Х. Ниёзий. Асарлар, т. 1—2, Тошкент, 1969—1971.
  2. Х.Х. Ниязи. Сочинения, т.1-2, Ташкәнт, 1960.(рус.)
  3. Х.Х. Ниязи. Избранные произведения, Л., 1970.(рус.)
  4. Любовь Воронкова. Неистовый Хамза. М.: «Детская литература», 1978.(рус.)
  5. Камиль Яшен. Хамза. М.: «Художественная литература», 1988. ISBN 5280002615 (рус.)
  1. Базаров У. Б. Идейные основы творчества Хамзы Хаким-заде Ниязи. Ташкәнт, 1960.
  2. Султанов Ю.С. Хамза. Очерк жизни и творчества. Ташкәнт, 1973.