Метрополитен

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Метрополитен latin yazuında])
Нью-Йорк Сити метрополитены - сызыклар озынлыгы һәм станцияләр саны буенча дөньяның иң эре метрополитены.
Лондон метрополитены 1863 елда ачыла, дөньяның иң олы метрополитены.

Метрополите́н (фр. métropolitain, chemin de fer métropolitain — «метрополия эчендәге тимер юл» гыйбарәсенең кыскартылмасы). Гади сөйләмдә метро́ — рельс өстеннән тиз йөрешле иҗтимагый транспорт системасы, аның сызыклары гади җәяү яки машинада йөрү урамнарыннан тыш урнаштырыла. Метрополитен поездларының хәрәкәте регуляр, махсус җәдвәлгә килешеп йөри. Метрополитен сызыклары җир астындагы тоннельләрдә, җир өслегендә һәм җир өсте эстакадаларында урнаша ала.

Дөньяда беренче булган Лондон метрополитены 1863 елда халыкны ташый башлый. Иң зур дистанцияне каплаганы - Шанхай метрополитены (425 км). Сызыклар озынлыгы һәм станцияләр саны (421) буенча иң алдынгысы - Нью-Йорк метрополитены. Иң нәтиҗәле дип саналган боҗра-радиаль системалы Мәскәү метрополитены 1935 елда гамәлгә керә.

Дөньяның иң кыска метрополитеннары Перуджада, Хайфада, Катаньяда һәм Генуяда урнашкан.

Әлегә бер генә сызыклы Казан метрополитены 2005 елда гамәлгә керде.

Метрополитен хронографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]