Гавриил Державин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Гавриил Державин
Г.Р.Державин.jpg
Г.Р. Державин (1743-1816)
Тугач бирелгән исеме: Гавриил Романович Державин
Туу датасы: 3 июль 1743(1743-07-03)
Туу урыны: Казан губернасы Лаеш өязе Сокуры авылы
Үлем датасы: 8 июль 1816(1816-07-08) (73 яшь)
Үлем урыны: Түбән Новгород губернасы Званка авылы
Милләт: рус
Ватандашлык: Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
Эшчәнлек төре: язучы, сәясәтче
Юнәлеш: поэзия
Жанр: мәдхия
Иҗат итү теле: рус теле
Бүләкләр:
Изге Александр Невский ордены
II дәрәҗә Изге Владимир ордены
III дәрәҗә Изге Владимир ордены
I дәрәҗә Изге Анна ордены
Имза: Державин Гавриил автограф ЖЗЛ.JPG

Гавриил Державин, Гавриил (Гаврила) Роман улы Державин, рус. Держа́вин Гавриил Романович (1743-1816) — шагыйрь, сенатор, Русия империясе министры.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казандагы һәйкәле. 2003
И.Е.Репин. «Пушкин Царское Селода имтиханда». 1911

1743 елның 3 (14) июлендә Казан губернасы Лаеш өязе (хәзерге Лаеш районы) Сокуры авылында туган. XV гасырда Мәскәү кенәзе Василий IIгә хезмәткә күчкән Олы Урда татар морзасы Бәһрамнан килүче асылзат Державиннар Казан губернасында Мишә буенда җир биләмәләренә хуҗа булган.
Г.Р. Державин Казанда 1763, 1774-1775, 1778 елларда була. Соңгы тапкыр — әнисе вафат булгач.
1758-1861 Казанда Беренче ир балалар гимназиясендә укый.
Болгарга археологик экспедициягә бара.
Чабаксар шәһәренең планын төзүдә катнаша.
Яхшы укыганы өчен кондуктор дәрәҗәсе ала.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • I хатыны (1778-1794) — Екатерина Яков кызы Бастидон.
  • II хатыны — Дарья Алексей кызы Дьякова.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әсәрләрендә Казан мотивлары чагылыш таба. Шигырьләрендә Екатерина IIгә, гаскәр башлыкларына мәдхия җырлый, тәкәббер түрәләрне, патша сарае даирәсенең әхлаксызлыгын фаш итә.

  • 1779 «Кенәз Мещерский үлеменә мәрсия» (Ода на смерть князя Мещерского)
  • 1782 «Фелица»
  • 1784 «Ходай» (Бог)
  • 1789 «Морза хыялы» (Видение Мурзы, 1791 елда басылган)
  • 1791-1794 «Шарлавык» (Водопад, 1798 елда басылган)
  • 1779 «Императрицаның Казанга килүе уңае белән» (На шествие императрицы в Казань)
  • 1779 «Казанда императрицага күрсәтелгән маскарад уңаеннан» (На маскарад, бывший перед императрицей в Казани)
  • 1811-1813 «Язмалар» (Записки, 1859 елда басылган)
  • 1814 «Явыз Иван, яки Казанны буйсындыру» (Грозный, или Покорение Казани) опера либреттосы.

Өземтәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

« Афина кебек үк, минем туган шәһәрем Казан үзенең иң яхшы тел-әдәбият укуханәләре белән дан казаныр
Г. Державин[1]
»


« ... Ул даһиның фикер йөртүе дә татарча иде
А.С. Пушкин
»


« Их, бу алтын вакытның Казанда тәгәрәве!

И минем тәүге көннәремнең бишеге!
Минем пакьлегемнең һәм яшьлегемнең мәркәзе!
Кабат синең таң яктысын күргәндә,
Мин һаман да казанлы булырмынмы?
Миңа мирастан күчкән көтүләремне,
Карт Чулман имәннәрен кайчан күрермен икән?
Кайчан Идел буйлап авыллар арасыннан җилкән кебек очып барырмын
Һәм әти-әни каберен кочып җылармын?
И арфа, җырла миңа гел Казан турында!
Анда Павел пәйда булгандай җырла!
Туган як турындагы яхшы хәбәр безгә бик кадерле:

Туган якның төтене дә безгә татлы һәм хуш исле.
«Арфа» (1798)
»

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сочинения, с объяснительными примечаниями Я.К. Грота. В 9 т. СПб., 1864-1883.
  2. Стихотворения. М., 1963.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедиясе. Казан, 2010.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сочинения Державина. Китапта: Белинский В.Г. Полное собрание сочинений. Т. 6. М.,1955.
  2. Г. Державин. История и современность. Казан, 1993.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элгәре:
?
Россия империясе юстиция министры
18021803
Аннары:
?