Талиб ибн Әхмәд

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Талиб ибн Әхмәд
ﺗﺎﻟﻳب ﺋﻳﺒن ﺋﻪﺣﻣﻪﺩ
Bolgar tamgase.jpg
Идел Болгары хәкимнәре тамгасы (болгар руннары)
Тулы исем:

Талиб ибн Әхмәд

Һөнәре:

сәясәтче, гаскәри

Туу датасы:

X гасыр

Туу җире:

Болгар шәһәре

Ватандашлыгы:

Идел буе Болгары

Милләт:

болгар

Үлем датасы:

X гасыр

Үлем җире:

Болгар шәһәре

Әтисе:

Әхмәд ибн Җагфар

Талиб ибн Әхмәд яки Талиб ибн Әхмәд әмир (ﺗﺎﻟﻳب ﺋﻳﺒن ﺋﻪﺣﻣﻪﺩ, tat.lat. Talib ibn Äxmäd) (Х гасыр) — Идел буе Болгары хәкиме, Әхмәд ибн Җагфар әмир улы.

Талиб ибн Әхмәд башта Болгар шәһәрендә идарә иткән, соңрак Сувар шәһәрендә идарә иткән һәм Сувар әмирлеге Болгардан бәйсезлеге яклаган. Талиб ибн Әхмәд исеме белән Суварда һәм Болгарда дирһәмнәр сугылган (950 елдан).

Талиб ибн Әхмәд 976 елда Мөэмин ибн Әхмәд әмиренә ватандаш сугышында оттырган. Шулай итеп 976 елда Болгар шәһәре бөтен Идел буе Болгары дәүләтен берләштергән, Сувар шәһәре үз мөстәгыйлеген югалтган.


Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Идел Болгар иле
  • Повесть временных лет. М.-Л., 1950. Ч. 1-2; Полное собрание русских летописей. М., 1949. Т. 2; М., 1962. Т. 1, вып. 2.
  • Волжская Булгария и Русь. Казань, 1986.