Иван Алафузов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иван Алафузов latin yazuında])
Иван Алафузов
Туган телдә исем рус. Иван Иванович Алафузов
Туган 1837(1837)
РИ, Ставрополь
Үлгән 1891(1891)
РИ, Казан
Милләт грек
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
Һөнәре сәүдәгәр
Җефет Л. С. Александрова, иганәче

Иван Алафузов, Иван Иван улы Алафузов (рус. Иван Иванович Алафузов, 1837 ел, Ставрополь1891 ел, Казан) — Казан фабриканты һәм заводлар хуҗасы, иганәче. XIX гасыр азагы — XX гасыр башында Казанда яшәгән сәүдәгәрләр нәселенең башы. Казан шәһәренең нәселдән күчүче шәрәфле ватандашы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1837 елда Ставропольдә үз көче белән баеп киткән һөнәрчеләрдән чыккан грек сәүдәгәре гаиләсендә туган. Өйдә яхшы белем һәм тәрбия алган Иван Одессада Ришелье лицеенда укый башлый, ләкин укып бетерми, Алманиягә китеп бара, укуын шунда дәвам итә. Сәнәгать һәм сәүдә эшчәнлеген 1856 елда Казанда башлап җибәргән. Идел елгасы ул вакытка зур көймәләр йөзә торган эре сәүдә юлына әверелә. Казан Россия империясенең иң эре сәнәгать үзәкләре булган шәһәрләр унлыгына керә. И. И. Алафузов сәүдәгә караганда сәнәгать белән шөгыльләнүнең отышлырак икәнен аңлап ала һәм вак күн заводларын, Адмиралтейство бистәсендә һәм Җиләкле бистәсендә җир сатып ала башлый.

1859 елның май аенда сәүдәгәр С. Е. Александров һ. б. белән берлектә «Казан тире заводының пайлардагы иптәшлеге»н оештыра. Соңрак бу ширкәт тулысынча Алафузов кулына күчә. Алафузовның җитештерү оешмаларында күнне эшәртүнең яңа очсызгарак төшүче ысулллары кертелә, әзер тауар тулысынча сатылып бетеп бара. 1865 елда җитен эрләү һәм постау фабрикаларына хуҗа була.

1874 елда Алафузов заводлары Россиянең иң эре һәм иң яхшы заводлары рәтенә баса, җитен эрләү — постау фабрикасы Идел буе, Урал һәм Себернең текстиль сәнәгате үзәгенә әверелә.

1867 елдан башлап, Алафузов предприятиеләре экспортка күн, амуниция, дирбия, киндер, постау, брезент чыгара. Алафузов халыкара күргәзмәләрнең барысында да катнашып килә, 1890 елга 27 медале була: 14 алтын, 8 көмеш, 5 бакыр. Иван Иван улы Алафузов «мануфактур-киңәшче», «Казанның нәселдән күчүче шәрәфле ватандашы» мактаулы исемнәренә лаек була. Биш Россия ордены, Персия, Каратау, Австрия орденнары белән бүләкләнә.

Иганәчелек өчен акчаларын кызганмый. Хатын-кызлар өчен кул эшләре мәктәбе бинасын, Адмиралтейство бистәсендә эшчеләр өчен хастаханә, тире-венерик авырулары хастаханәсе, Алафузов театры биналарын салу өчен акчалар бирә.

И. И. Алафузов үлгәч, аның мирасчылары һәм эшен дәвам итүчеләр булып, тол калган хатыны Л. С. Александрова, бертуганы Н. И. Алафузов кала. 1894 елда алар «Алафузов фабрикалары һәм заводларының сәүдә-сәнәгать җәмгыяте» акционерлык җәмгыяте оештыралар. 1916 елда әлеге акционерлык җәмгыяте кулында җитен эрләү һәм постау фабрикалары, ике күн-юфть заводы, аяк киеме табанчасы җитештерү, җилем кайнату, газ заводлары, аяк киеме остаханәләре, гаскәриләрне хәрби хезмәткә әзерли торган амуниция-кием остаханәсе була. Җитештерелә торган төп продукция: күн тиреләр, эрләнгән сүс, җеп, постау, киндер, аяк киеме, гаскәр кирәк-ярагы, хәрбиләр киеме. 1913 елда эшләүчеләр саны 6 500 кешегә җиткән.

1918 елда акционерлык җәмгыяте милке Шуралар хакимияте тарафыннан дәүләт файдасына тартып алына.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мансур Лисевич. Алафузовская империя. Китапта: История Казани глазами эрудитов. К.: Титул-Казань, 2011. ISBN 978-5-7497-0017-6

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]