Алафузов театры

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алафузов театры latin yazuında])
Алафузов театры
Алафузовский театр
Театр фотосурәте
Элекке исемнәр Алафузов сарае
Эшчеләр театры
Җитен комбинаты мәдәният йорты
Казан татар яшьләр театры
Кариев театры
Нигезләнү елы 1898
Театрга нигез салучы Иван Алафузовның
хатыны Л. С. Александрова
Архитектор Л. К. Хрщонович
Сәнәгать җитәкчесе Касыйм Шамил
Адрес Казан, Гладилов урамы
Сайт

Алафузов театры1898 елда Казанда ачылган театр. XIX гасыр азагының тарихи һәм архитектура истәлеге. Театр Казанның Алафузов — Архангел (1928 елдан Гладилов) урамында урнашкан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1898-1900 елларда эшчеләр өчен клуб-театр бинасы буларак төзелгән. 1нче гильдия сәүдәгәр Иван Алафузов (1837-1891) акчасына архитектор Л. К. Хрщонович проекты буенча классицизм юнәлешендәге эклектика стилендә корылган.

Башта «Алафузов сарае» дип аталган, соңыннан «Алафузов театры» исемен алган. 1909 елдан — фабрика каршында «Александр II исемендәге мәгърифәт йорты». Әлеге йортның мәктәбе, аптекасы, эшчеләр өчен табиб кабул итү бүлмәсе, ашханәсе була.

«Артистлар иптәшлеге» һәр атна саен рус телендә спектакль куя, сирәк кенә татарча спектакльләр дә уйнала. 1905 елдан соң Габдулла Кариев труппасы Алафузов театрына килеп, бер-ике кат спектакль куя. Куелган әсәрләр: «Оят, яхуд күз яше», «Каенана өйдә булса, эшнең асты өскә килә», «Ачлык кушты», «Бәхетсез егет». 1917 елда «Хаҗи әфәнде өйләнә» уйнала. «Саташкан кыз» спектаклен куярга әзерләнгәндә, 40нчы заводта шартлау булып, театр бинасының тәрәзәләре ватылып, бинаның кайбер җирләренә зыян килә. Бинаны төзәттермичә, спектакль куярга мөмкин булмаганлыктан, «Саташкан кыз» спектакле уйналмый кала.

Алафузов театрында хезмәткәрләр өчен бию кичәләре, әдәби укулар һәм «томанлы картиналар» (беренче фильмнар шулай аталган) белән лекцияләр оештырыла. Елга ун тапкыр эшчеләр өчен махсус кичәләр оештырыла, Казан университеты һәм Казан руханилар академиясе професорлары якшәмбе көннәрендә гомуми белем бирү фәннәреннән лекцияләр укый. Эшчеләр театрдагы кибеттән тауарны кредитка ала алган (хезмәт хакларының 3/4 өлеше кадәр).

Октябрь инкыйлабыннан соң Алафузов театры «Эшчеләр сарае» исемен йөртә. Аннары театр бинасында В. И. Ленин исемендәге Казан җитен комбинатының Мәдәният йорты урнаша.

1918-1919 елларда Касыйм Шамил Алафузов театрында «Казан Татар балалар труппасы» оештыра. «Корымчы бабай», «Шүрәле» спектакльләре әзерләнеп, балаларга күрсәтелә.

1996 елда бина Казан татар яшь тамашачы театры карамагына бирелә. 2012 елда бина авария хәлендә дип табылгач, театр бинадан чыгарыла.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мансур Лисевич. Алафузовская империя. Китапта: История Казани глазами эрудитов. К.: Титул-Казань, 2011. ISBN 978-5-7497-0017-6
  2. Татар театры (1906-1926). Тулыландырылган икенче басма. К.: «Мәгариф», 2003. ISBN 5-7761-1316-4

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]