Камчатка өлкәсе (Русия империясе)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Камчатка өлкәсе (Русия империясе) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Камчатка өлкәсе
18031822, 18491856 1909 — 1922



Kamchatka oblast1914.png
Башкала Петропавловск-Камчатский
Мәйдан 1 141 886,8 чакрым2
Халык 32 673 кеше[1] (1897)
Камчатка губернасы

Камчатка өлкәсе (рус. Камчатская область) — Русия империясе составында административ-территориаль берәмлек.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Як Өлкә
Көнбатыш Якутск өлкәсе
Көнчыгыш АКШ (диңгез аша)
Төньяк Диңгез буе өлкәсе

Элекке Качатка өлкәсенең территориясендә Камчатка крае, Магадан өлкәсе (өлешчә), Чукотка автономияле округы (өлешчә) һәм Хабарау крае (өлешчә) ураншалар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче мәртәбә Камчатка өлкәсе Иркутск губернасы составында 1803 елда оештырыла. Өлкәнең административ үзәге Нижнекамчатск[2] булган. Аның урынына Камчатка диңгез буе идарәсе (рус. Качатское приморское управление) оештырыла (үзәге — Петропавловск-Камчатский).

1849 елда Камчатка диңгез буе идарәсеннән һәм Охотск диңгез буе идарәсенең Гижига округыннан Камчатка өлкәсе торгызыла, ләкин 1856 елда ул яңадан юкка чыгарыла, ә аның территория Приморье өлкәсенә кертелә.

1909 елда Камчатка өлкәсе өченче мәртәбә оештырыла. Аның составына Диңгез буе өлкәсенең Петропавловск, Охотск, Гижига, Анадыр өязләре һәм Командор утраулары кертеләләр. Бер үк вакытта Анадыр өязеннән Чукотка өязе аерылып чыгарыла.

1922 елда Камчатка өлкәсе Камчатка губернасына үзгәртеп корыла.

Административ бүленеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Анадыр өязе (үзәге — Ново-Мариинск)
  2. Гижига өязе (үзәге — Гижига)
  3. Командор өязе
  4. Охотск өязе (үзәге — Охотск)
  5. Петропавловск өязе (үзәге — Петропавловск)
  6. Чукотка өязе (үзәге — Уэлен)

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Туган тел буенча состав (1897 елдагы җанисәп буенча)[3]:

Камчатка өлкәсе:
Тел Кешеләр саны %
чукча 10 237 30,72
эвенк 6 678 20,04
коряк 6 057 18,18
камчадал 3 978 11,94
урыс 3 881 11,65
эскимос 1 098 3,29
алеут 583 1,75
чуван 496 1,49
якут 287 0,86
башка телләр 29 0,22
Өязләрдә тел буенча состав:
Округ чукча эвенк коряк камчадал урыс эскимос алеут чуван якут
Анадыр һәм Чукотка[4] 79,4 % 5,0 % 1,4 % 1,1 % 9,1 % 4,0 %
Гижига 8,5 % 25,3 % 57,7 % 8,1 % 0,2 % 0,1 %
Командор[5] 0,5 % 9,5 % 89,6 %
Охотск 79,1 % 5,0 % 10,1 % 5,7 %
Петропавловск[6] 5,3 % 15,8 % 47,5 % 31,0 % 0,1 %

Өлкәнең җитәкчелеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Губернаторлар (1909—1917)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исем
Василий Перфильев
22.07.1909—18.06.1912
Николай Мономахов
18.06.1912—1917

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_gub_97.php?reg=76
  2. хәзер Усть-Камчатск, Камчатка крае.
  3. бу вакытта Камчатка өлкәсе әле Диңгез буе өлкәсе составында булган
  4. 1897 елда Чукотка өязе Анадыр өязе составына булган.
  5. алман — 0,2 %; кытай — 0,2 %, башка телләр — 0,2 %
  6. корея — 0,1 %, башка телләр — 0,1 %