Уфа фән һәм технологияләр университетының Бөре филиалы
| Уфа фән һәм технологияләр университетының Бөре филиалы | |
|---|---|
| Нигезләнү датасы | 1939 |
| Рәсми исем | Бирский филиал Уфимского университета науки и технологий |
| Дәүләт |
|
| Административ-территориаль берәмлек | Бөре, Бөре шәһәр җирлеге[d], Бөре районы һәм Башкортстан |
| Ана ширкәт | Уфа фән һәм технологияләр университеты |
| Адрес | 452453, Россия Федерациясе, Башкортстан Республикасы, Бөре шәһәре, Интернациональ урамы, 10 йорт[1] |
| Рәсми веб-сайт | birsk.uust.ru(рус.)(ингл.) |
Уфа фән һәм технологияләр университетының Бөре филиалы (рус. Бирский филиал Уфимского университета науки и технологий, ингл. Ufa University of Science and Technology Birsk branch) — Башкортстандагы Бөре шәһәренә урнашкан югары уку йорты, Уфа фән һәм технологияләр университеты филиалы.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
Бөре педагогия институтына 1939 елда нигез салынган. 2005 елда институт академия сыйфатында дәүләт аккредитациясен уңышлы үтте. Шул ук елның 24 маенда Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының 416 санлы боерыгы белән “социаль-педагогия академиясе” статусы бирелгән.
2012 елда институт урта һөнәри белемнең 7 программасына таянып эшләде. Югары һөнәри белем 28 программа, шул исәптән 26 бакалаврлар, 2 магистрлар әзерләү юнәлеше буенча бирелә. Калган программалар вуздан соңгы (аспирантура) һәм өстәмә белем өлкәсенә карый.
Яңа белгечлекләргә укытуны җайга салу, көндезге һәм читтән торып уку бүлекләренә кабул итүне арттыру студентлар контингенты үсешендә чагылыш тапты. 2012 елда академиядә белем алучылар 5700дән артык: 3100дән күбрәге көндезге бүлектә, 2000нән күбрәге читтән торып укый. Җитмеш ел дәвамында уку йорты җәмгысе 55 меңнән артык укытучы әзерләгән.
Академиянең үзенчәлеге шунда: студентларның 80 проценттан күбрәге – авыл мәктәпләрен тәмамлаган егетләр һәм кызлар. Уку барышында алар, гуманитар һәм табигый-математика фәннәре буенча фундаменталь белемгә ия булу белән бергә, психологик-педагогик һәм практик әзерлек тә үтә. Бөредәге социаль-педагогия академия республиканың төньяк районнарындагы мәктәпләрне укытучылар белән җитәрлек күләмдә тәэмин итә.
Академия тугыз уку корпусына, биш тулай торакка ия. Спорт күнекмәләре үткәрергә ике база һәм махсус җиһазландырылган мәйданчыклар бар. Болардан тыш, агробиостанция, дендрарий, картиналар галереясы, кышкы бакча да студентлар карамагында. Зоологик, институт тарихы, язучы Һәдия Дәүләтшина музейлары эшли. Компьютер классларын егермегә җиткән, һәр 100 студентка уртача 15,7 компьютер туры килә.
Китапханәнең гомум фондын 446 мең 100 данә уку кулланмалары, фәнни һәм матур әдәбият тәшкил итә. 490 урынлы дүрт уку залы, медиатека, электрон каталог бар. Хезмәткәрләргә һәм студентларга физиотерапия, стоматология һәм процедура кабинетларында медицина ярдәме күрсәтелә.
2012 елдан Башкортстан дәүләт университетының Бөре академиясе (филиалы) дип йөртелә.
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Җитәкчеләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Бөре педагогия институты
Бөре социаль-педагогия академиясе
- 2005-2011 — Салават Усманов
Уфа фән һәм технологияләр университетының Бөре филиалы
- 2012-???? — ???
- ????-2025 — Винер Ганиев
Укытучылар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]| башлау | тәмамлау | Исем | туу датасы | туу урыны | әлма-матер | һөнәр төре | Викиҗыентыктагы төркем | үлем датасы |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| 1997 | 2010 | Рифгать Әхмәтьянов | 1933-07-10 | Турбаслы | Башкорт дәүләт университеты | телбелгеч төркиятче |
2018-10-11 | |
| 1968 | 2010 | Рәиф Әмиров | 1941-11-03 | Начар | Уфа фән һәм технологияләр университетының Бөре филиалы | язучы | ||
| Илмир Баянов | 1966-01-01 | Чакмагыш | МДУның физика факультеты | университет профессоры | ||||
| Дмитрий Курачёв | 1968-07-08 | Симәй | Мәскәү дәүләт педагогика университеты Академик И. Г. Петровский исемендәге Брянск дәүләт университеты |
психолог |
Тәмамлаучылар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Шулай ук карагыз: Төркем:Бөре дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар.
| башлау | тәмамлау | Исем | туу датасы | туу урыны | һөнәр төре | эш урыны | Викиҗыентыктагы төркем | үлем датасы |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| Исламгол Исламаев | 1936-07-10 | Кыргыз | укытучы | 2017-08-26 | ||||
| Рәшит Камаев | 1937-02-22 | Яңавыл | социолог | Уфа дәүләт авиация техник университеты | 2000-05-06 | |||
| 1963 | Рәиф Әмиров | 1941-11-03 | Начар | язучы | Уфа фән һәм технологияләр университетының Бөре филиалы |
