Бөре татар педагогия укуханәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бөре татар педагогия укуханәсе latin yazuında])
(Бөре педагогик училище битеннән юнәлтелде)
Бөре татар педагогия училищесы
Элеккеге исемнәр Бөре т.-б. пед. техникумы, Афзал Таһиров ис. т.-б. пед. техникумы.
Нигезләү елы 1922
Ябылу елы 1955
Урын РСФСР байрагы Бөре

Бөре татар педагогия училищесы (рус. Бирское татарское педаготическое училище, баш. Бөрө татар педагогия училищеһы) — Бөре шәһәрендә урнашкан булган уку йорты. 19221955 елларда эшләгән.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөре татар педагогия училищесы 1922 елда 1919 елдңа нигезләнгән өчьеллык татар-башкорт педкурслары нигезендә татар-башкорт педтехникумы буларак нигезләнә. 1924 елда Никул чирмеш педтехникумы белән берләштергәннән соң (1930 елда яңадан аерылып чыга) пед. техникумы, 1930 елда аңа рус пед. техникумы кушыла. 1934—1936 елларда техникум Афзал Таһиров исемен йөрткән. 1937 елдан Бөре татар педагогия училищесы исемен йөрткән.

Укыту татар һәм рус мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү (1931 елдан) бүлекләрендә көндезге һәм читтән торып (1934 елдан) уку формасында алып барылган. 1926—1933 елларда сәяси яктырту бүлеге эшләгән. Башлангыч мәктәп укытучылары курсы (5, 7, 9, һәм 10 айлык), Аскын, Байкыбаш, Балтач, Бөре, Дүртөйле, Илеш, Караидел, Мишкә районнарында укыту-киңәшләү пунктлары эшләгәннәр. Уку йортын якынча 4 мең белгеч тәмамлаган, алар арасында Гайнан Әмири, Али Карнай.

1955 елда ябылган.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]