Зәкуан Богданов
Зәкуан Богданов | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Зәкуан Мөхәммәтсафа улы Богданов |
Туган | 14 март 1891 РИ, Уфа губернасы, Бәләбәй өязе, Имай-Карамалы |
Үлгән | 22 февраль 1956 (64 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() ![]() |
Һөнәре | галим―вуз укытучысы |
Җефет | Рәкыя Терегегулова |
Балалар | улы Ревгат |
Бүләк һәм премияләре | ![]() |
Зәкуан Богданов, Зәкуан Сафа (Мөхәммәтсафа) улы Богданов (1891 елның 14 марты, РИ, Уфа губернасы, Бәләбәй өязе, Имай-Карамалы ― 1956 елның 22 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― геодезия белгече, доцент, төрле елларда «Галия» мәдрәсәсе, Казан коммуналь төзелеш институты, КДУ һәм КДПИ укытучысы, югары мәктәп өчен яңалифтә язылган бердәнбер геодезия дәреслеге авторы.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1891 елның 14 мартында (вариант: октябрендә[1]) Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге БР Дәүләкән районы) Имай-Карамалы авылында туган. Ерак бабасы җирсез калган морза Имаметдин (Имай) Богданов Пенза губернасыннан Бәләбәй өязенә күчеп килгән һәм яңа авылга нигез салган. Атасы — хаҗи Мөхәммәтсафа 1930-елларда Казакъстанда вафат.[2].
Закуан туган авылы мәдрәсәсен тәмамлый, аннан Уфага китә, анда реаль училищега укырга керә. 1914—1918 елларда — Уфа землемер училищесы студенты.
1915—1918 елларда, училищеда укыган чорда «Галия» мәдрәсәсендә математика укыта. Галимҗан Ибраһимов белән бергә эсерлар партиясенә керә.
1918—1922 елларда — Себер авыл хуҗалыгы институты (хәзерге Омск дәүләт аграр университеты, Омск шәһәре) студенты.
1922—1924 елларда — БАССР җир эшләре халык комиссарлыгында (Башнаркомзем, Уфа шәһәре) землеустроитель һәм урманчы ярдәмчесе.
1924—1925 елларда ― Уфа землеустройство техникумы укытучысы.
1926—1928 елларда — Казан авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институты студенты. Шул ук институтта земледелие фәненнән укыта.
1925—1931 елларда — Казан җир төзелеше техникумында укытучы һәм укыту бүлеге мөдире.
1926—1930 елларда — Казан урманчылык техникасы институтының геодезия кафедрасы ассистенты.
1929—1930 елларда — Казан политехника институтының геодезия буенча ассистенты.
1931-—1941 елларда Казан коммуналь төзелеш институтында (ябылганчы) доцент дәрәҗәсендә (1934 елда бирелә) геодезия кафедрасы мөдире булып эшли, 1935—1940 елларда — төзелеш факультеты деканы.
1941—1946 елларда — КДУда геодезия буенча доцент, бер үк вакытта КДПИда өч ел дәвамында декан булган.
1946 елда Казан коммуналь төзелеш институты яңадан торгызыла. Богданов бирегә элеккеге вазыйфасына әйләнеп кайта, 1946——1956 елларда — геодезия кафедрасы мөдире, 1946—1952 елларда — төзелеш факультеты деканы. Ул монда гомеренең соңгы көннәренә кадәр эшли.
Фәнни мәнфәгатьләр өлкәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Закуан Сафа улы Богданов – берничә фәнни эшнең авторы. Фәнни мәнфәгатьләр өлкәсе – IV класслы нивельләштерү мәсьәләләрен тикшерү.
1935 елда ул төрки дөньяда беренче һәм бердәнбер яңалифтә геодезия дәреслеге яза (Bogdanof Z. S. Geodezia – Kazan, 1935). Ул татар телендә бик күп геодезия, математика терминнарын әйләнешкә кертә.
1956 елның 22 февралендә вафат була һәм Казан шәһәренең Татар зиратында җирләнә.
Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Хатыны Рәкыя Мортаза кызы Еникеева (әнисе буенча) һәм Терегулова (әтисе буенча). Рәкыя Терегулованың туганнары ― профессорлар Әбүбәкер Терегулов, Гыйниятулла Терегулов, туганнан туганы — татар әдәбияты классигы Әмирхан Еники (Еникеев).
Улы Ревгат Казан медицина университетының физиология кафедрасы доценты булып эшләгән[3].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1954 ел ― Ленин ордены
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Дамир Гарифуллин. Роду Богдановых – 750 лет. 2021 елның 26 апрель көнендә архивланган. Гасырлар авазы (рус.)
- Закуан Сафич Богданов. Сайт КГАСУ(рус.)
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Дамир Гарифуллин. Роду Богдановых – 750 лет. 2021 елның 26 апрель көнендә архивланган. «Гасырлар авазы»
- ↑ Род Богдановых. Артур Богданов ВКонтакте
- ↑ Закуан Сафич Богданов. Родовод(рус.)