Игорь Бикбулатов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Игорь Бикбулатов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Игорь Бикбулатов
Туган 19 октябрь 1941(1941-10-19) (80 яшь)
Бүребай[d], Хәйбулла районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Уфа дәүләт нефть-техника университеты
Һөнәре химик
Эш бирүче синтетический каучук[d], фәбрик[d], Стәрлетамак, Уфа дәүләт нефть-техника университеты, тикшеренүче[d] һәм лаборатория[d]
Гыйльми дәрәҗә: химия фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Игорь Бикбулатов (рус. Бикбулатов Игорь Хуснутович; 19 октябрь 1941 ел) — хезмәт ветераны, галим-инженер-химик-технолог. 1986-2012 елларда Уфа нефть институты һәм Уфа дәүләт нефть техник университетының Стәрлетамак филиалы укытучысы, кафедра мөдире, филиал директоры. Химия фәннәре докторы (1985), профессор (1986). Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе (1991), Русия Федерациясенең атказанган югары мәктәп хезмәткәре (1998) һәм мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2006), ССРБ-ның уйлап табучысы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Игорь Хөснетдин улы Бикбулатов 1941 елның 19 октябрендә Башкорт АССРның Хәйбулла районы Бүребай бистәсендә авыл хезмәтчәннәре гаиләсендә туган[1].

Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Уфа нефть институтының нефть һәм газ технологиясе факультетына укырга керә. 1963 елда югары һөнәри белем алгач, юнәлеш буенча эшкә Стәрлетамак синтетик каучук заводына җибәрелә[2]. Биредә ул аппаратчы, аннары инженер-тиешеренүче булып эшли.

1968 елдан-лаборатория начальнигы, аннары үзәк завод лабораториясе начальнигы урынбасары вазифасын башкара.

1973 елдан ССРБ Дәүләт хлор җитештерү сәнәгате фәнни-тикшеренү һәм проект институты Стәрлетамак филиалы директорының фәнни эшләр буенча урынбасары.1986—2011 елларда Уфа нефть институтының һәм Уфа дәүләт нефть техник университетының Стәрлетамак филиалы директоры һәм бер үк вакытта гомуми химик технология кафедра мөдире.

2003 елдан экология һәм табигатьне рациональ файдалану кафедрасы мөдире, бер үк вакытта 1997 елдан Башкортстан Фәннәр академиясенең Гамәли тикшеренүләр институтының Стәрлетамак филиалы лабораториясен җитәкли (хәзер БР ФА-ның Гамәли икшеренүләр институтының химия һәм промэкология бүлеге лабораториясе).

Фәнни эшчәнлеге һәм хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бикбулатов Игорь Хөснет улы химия фәненә шактый зур өлеш кертә. .1970 елда химия фәннәре кандидаты, 1985 елда химия фәннәре докторы,Фәнни хезмәтләре бутадиенның цикллы олигомерлары, хлоридларны һәм аларның оксидларын сәнәгатьтә синтезлау технологиясе өлкәсендәге тикшеренүләргә багышланган.Игорь Хөснет улы хлорид оксидларын алу өчен ресурс саклаучы технологияләр, синтетик каучукларның мономерларын — углеводородларны дегидрирлауның экологик яктан хәвефсез технологиясе, химик технологияләр өчен экологик тышлыклар концепциясе (үткәргеч торбалар һәм башкалар өчен махсус тышлыклар уйлап таба) тәкъдим итә. Уйлап табулары ССРБ-ның хлор сәнәгате предприятиеләрендә кертелә һәм кулланыла[1]. 350-дән артык фәнни хезмәт һәм 60 уйлап табу авторы.

    • «Безотходное производство хлоргидринов». Мәскәү, 2000;
    • «Микроволновое излучение и интенсификация химических процессов». Мәскәү, 2003 (автордаш);
    • «Промышленная экооболочка». Мәскәү, 2008.

Җәмәгать эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Игорь Хөснет улы җәмәгать тормышында актив катнаша. Дүрт чакырылыш рәттән Стәрлетамак шәһәр Советына депутат итеп сайланган[2]. 1991—1995 елларда Стәрлетамак шәһәрендә халыкның саулыгын һәм тирә-юнь мохитне саклау буенча комитетның рәисе булып тора. 20102012 елларда Стәрлетамак шәһәренең җәмәгать советын җитәкли. 1999 елдан Халыкара педагогик фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе (1991);
  • Русия Федерациясенең атказанган югары мәктәп хезмәткәре (1998);
  • Русия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2006);
  • ССРБ-ның уйлап табучысы.
  • «Фидакарь хезмәт өчен» медале

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]