Бройлер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бройлер latin yazuında])

Бро́йлер (ингл. broiler, broil - утта кыздыру) - ит өчен үстерелә торган һибрид тавык, тиз үсүе, җитлегүе, итенең яхшы сыйфатлы булуы белән аерылып тора. ТРда ит чебешләрен махсус үстерү 1960 елларда башлана. Моңа кадәр кош ите җитештерү, асылда, йомырка алу өчен үрчетелгән һәм брак дип табылган тавыклар, әтәчләрне симертү юлы белән алып барыла. Бройлерны сәнәгый җитештерү түбәндәге төп технологик принципларга нигезләнә: җитештерү процесслары тулысынча механикалаштырылган тәрәзәсез кош фермаларында алып барыла; югары дәрәҗәдә продукцияле һибрид кошлар файдаланыла, кош организмының биологик ихтыяҗына туры килә торган катнаш коры азык кулланыла; җитештерү процессы кошларны ел әйләнәсе үстерү ритмын тәэмин итә алган технологик график белән оештырыла.

Бройлер кошчылыгы елга 1 м2 урыннан 120 кг (идәндә) һәм 190-250 кг (читлектә) ит алу мөмкинлеге бирә. Бройлер итенең 1 ц га артымына 2,0-3,5 кеше/сәг. сарыф ителә. Интенсив технологияләр куллану предприятие эшчәнлеге нәтиҗәләренә табигый шартлар йогынтысын юкка чыгара. ТРда бройлер ите Казан, Питрәч, Тукай һәм Түбән Кама кошчылык фабрикаларында, Ленин һәм Юдино нәселле кошлар үрчетү репродукторларында җитештерелә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]