Фәрит Исәнгулов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәрит Исәнгулов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Фәрит Исәнгулов
Фәрит Иҫәнғолов
Ф.Исәнгулов.jpg
Туган телдә исем Фәрит Әхмәдулла улы Исәнгулов
Туган 6 март 1928(1928-03-06)
Кырмыскалы районы, Русия
Үлгән 20 май 1983(1983-05-20) (55 яшь)
Уфа
Милләт башкорт
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре язучы, журналист
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләк һәм мөкәфәтләре Салават Юлаев премиясе (1970)

Фәрит Исәнгулов (Фәрит Әхмәдулла улы Исәнгулов, баш. Фәрит Әхмәҙулла улы Иҫәнғолов) – язучы. С.Юлаев премиясе лауреаты (1970).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1928 елның 2 февралендә БАССР Уфа кантоны (хәзерге Кырмыскалы районы) Карлыманбаш авылында туган. Урта мәктәпне (1945), Уфа педагогия институтын (1949), Мәскәүдә югары әдәбият курсларын (1960) тәмамлый. Кырмыскалы районы Бишавыл-Уңгар авылы мәктәбендә укыта (1949-1951).[1] Уфада китап нәшрияты бүлек мөдире (1951-1957), «Агыйдел» журналының баш мөхәррире урынбасары (1960-1965).

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәктәптә укыганда язылган шигырьләре «Яшь төзүче» газетасында басылганнар. Матбугатта басылган беренче әсәре – «Әдәби Башкортстан» журналында басылган «Котлыәхмәт карт» хикәясе (1950). «Тәүге сынау» (1953), «Баскыч» (1954), «Хәмит күпере» (1956), «Быел җәй» (1958), «Кем ?» (1960), «Бөдрәкәй белән Чуаркай» (1961) повестьлары аны балалар әдәбияты өлкәсендә эшләүче прозаик итеп таныта.[2] 1960 еллардан Октябрь инкыйлабы, ватандашлар сугышы чорларын чагылдырган зур әсәрләр (повестьлар, романнар) иҗат итте.

М. Горькийны, А. Серафимовичны, Н.В.Гогольнең «Үле җаннар»ын, А. Мусатовны, Н. Носовны, Д. Дефоның «Робинзон Крузо»сын тәрҗемә итте.[3] Барлыгы 30 дан артык китап авторы. Соңгысы – «Чуак көннәр» (урысча «Пригожие дни» Марсель Гафуров тәрҗемәсендә)

Басылган китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уфада[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Аккошым минем (1964)
  • Алтынбикә (1960)
  • Арыш башагы (1970)
  • Ир-егеткәй белән ат башы (1973)
  • Һәйкәлләр тереләр өчен (1975)
  • Кышкы җәйгор (1978)
  • Артылыш (1979)
  • Чуак көннәр (1986)
Мәскәүдә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Дубы на опушке (1976)
  • Верный конь и добрый молодец (1977)
  • Ржаной колос (1977)
  • Встреча с любовью (1980)
Казанда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Бөдрәкәй һәм Чуаркай (1959)
  • Председатель малае (1960)
  • Безнең кызлар (1968)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1956)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ф. Исәнгулов. Әсәрләр. 2 томда. Уфа, 1988..(башк.)
  • Ф. Мусин. Туганлыкның чишмә башы. Литературная газета, 1973, 17 октябрь.(рус.)
  • С. Сафуанов. Кечкенәләргә кызыклы китап. Ағиҙел, 1962, № 10..(башк.)

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә
башка чыганаклар

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]