Тимергали Килмөхәммәтов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тимергали Килмөхәммәтов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Тимергали Килмөхәммәтов
Тимерғәле Килмөхәмәтов
Т.Килмөхәммәтов.jpg
Тимергали Килмөхәммәтов
Тугач бирелгән исеме: Тимергали Әбделгалим улы Килмөхәммәтов
Туу датасы: 19 декабрь 1941(1941-12-19) (77 яшь)
Туу урыны: Үзбәкстан, Серов (Фәрганә өлкәсе)
Ватандашлык: ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1968-хәзергәчә
Юнәлеш: проза, әдәбият фәне
Жанр: хикәя
Иҗат итү теле: урыс теле, башкорт теле
Дебют: «Йолдыз төсе» (1968)
Премияләр: З. Биишева премиясе (2009)

Тимергали Килмөхәммәтов (Тимергали Әбделгалим улы Килмөхәммәтов, баш. Тимерғәле Абдулғәлим улы Килмөхәмәтов) – язучы. Филология фәннәре докторы (2000). Профессор. БР атказанган фән эшлеклесе (1997).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941 елның 19 декабренда Үзбәкстанның Фәрганә өлкәсе Багдат районы Серов станциясендә туган. Кырмыскалы районы Бишавыл-Уңгар урта мәктәбен, Уфада дәүләт университетын (1967), Мәскәү дәүләт университеты аспирантурасын (1970) тәмамлый. Филология фәннәре кандидаты (1970), докторы (2000) диссертацияләрен яклый. 1970 елдан БДУ укытучысы.[1]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәби эшчәнлеге студент елларында башлана. Беренче әсәре – «Будёновка» хикәясе дә шул елларда «Совет Башкортстаны» газетасында басыла.[2] Беренче китабы – «Йолдыз төсе» (1968). Аспирантура бетергәч, проза, әдәби тәнкыйть өлкәләрендә эшли. «Күк тояккай» (1972), «Кышлактагы кешеләр» (1976), «Хаклык үлми» (1991), «Җанкисәк» (2001) хикәя җыентыклары аны үзенчәлекле прозаик итеп танытты.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәби тәнкыйть, бигрәк тә театр тәнкыйте өлкәсендә, драматургия буенча эзләнүләр алып бара. Мостай Кәрим иҗатын тикшереп, «Мостай Кәрим драматургиясе» (1979) ((рус.)) китабын бастырды. «Башкорт трагедиясенең поэтикасы» (1983), «Драматургия һәм драматурглар» (1986) хезмәтләрен язды. «Башкорт әдәбияты тарихы» (1990-1996) китабы автордашы.[3]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1973)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. С. Суфиянов. Осталык юлы – тырышлык. «Агыйдел», 1977, № 7.

2. Ә. Нигъмәтуллин. Ачышлардан туа ачышлар. «Агыйдел» ,1981, № 3.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988 (башк.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә
башка чыганаклар

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]