Эчтәлеккә күчү

Сабирҗан Кунакбаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сабирҗан Кунакбаев latin yazuında])
Сабирҗан Кунакбаев
Туган 29 декабрь 1901(1901-12-29)
Олыкүл, Уфа өязе, Уфа губернасы, Россия империясе
Үлгән 3 июль 1996(1996-07-03) (94 яшь)
Уфа, Башкортстан, РСФСР[d]
Ватандашлыгы  ССРБ
Әлма-матер Климент Аркадьевич Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясе[d]
Һөнәре галим

Сабирҗан Кунакбаев (Сабирҗан Абдулла улы Кунакбаев, 29 декабрь 1901(1901-12-29), Олыкүл, Уфа өязе, Уфа губернасы, Россия империясе3 июль 1996(1996-07-03) (94 яшь), Уфа, Башкортстан, РСФСР[d]) — галим-селекционер, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1987).

Игенче гаиләсендә туа. Земство мәктәбендә дүрт ел укый. Уфада Хәкимия мәдрәсәсен тәмамлый.

К.А.Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хужалыгы академиясен тәмамлый (1927). 1932 елдан Башкортстан селекция станциясендә бүлек мөдире урынбасары, директор урынбасары. 1955 елдан Башкортстан авыл хужалыгы фәнни-тикшеренү институтында агротехника бүлеге мөдире, директор урынбасары.

1958 елдан Башкортстан игенчелек һәм селекция фәнни-тикшеренү институтында көзге культуралар селекциясе лабораториясе мөдире.

Хезмәтләре авыл хужалыгы культуралары селекциясенә карый. Кунакбаев арышның югары уңышлы интенсив сорты селекциясенең теоретик нигезен эшли, дөньяда беренче булып кыска сабаклы «Чулпан» сортын чыгара. Ул шулай ук арышның «Саратовка чишминская» (1949), «Чишминская 2», «Чишминская 3» (икесе дә 1963 елда), «Чулпан 3» (1979), карабодайның «Чишминская» (1972), «Дёмская» (1981); терлек азыгы өчен тритикаленең — «Башкирская 1» (1984) сортлары авторы.

Ленин ордены, Октябрь Революциясе, «Шәрәфлек билгесе» орденнары; медальләр, шул исәптән ССРБ ВДНХсының көмеш һәм бронза медальләре; БАССР Югары Советы Президиумының 4 Мактау грамотасы, ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Самихов Х.И. Звезда утренней зари. — Уфа: БНИИЗИС, 1995.