Радик Богданов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Радик Богданов latin yazuında])
Радик Богданов
Туган 22 июль 1939(1939-07-22)
Кырмыскалы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 22 сентябрь 2009(2009-09-22) (70 яшь)
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Һөнәре табиб

Радик Богданов (22 июль 1939 ел22 сентябрь 2009 ел) — сәламәтлек саклау өлкәсе эшлеклесе, җәмәгать эшлеклесе. 1965-1967 елларда Балтач, 1967-1978 елларда Дәүләкән район үзәк хастаханәләренең баш табибы. 1989-1991 елларда ССРБ Югары Советы депутаты. Башкорт АССРның атказанган табибы (1976). СССР гражданнар оборонасы отличнигы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Радик Гарифулла улы Богданов Башкорт АССРның Кырмыскалы районы Спирт заводы бистәсендә эшче гаиләсендә туган.

  • 1946 елдан 1956 елга кадәр Кырмыскалы урта мәктәбендә укый.
  • 1956 елдан 1958 елга кадәр Кырмыскалы спирт заводы бухгалтериясендә бухгалтер булып эшли.
  • 1958 елда Башкортстан дәүләт медицина институтына (хәзер Башкорт дәүләт медицина университеты) укырга керә.
  • 1964 елдан Кырмыскалы районы хастаханәсенең табиб-терапевты, баш врач урынбасары, Кырмыскалы туберкулезга каршы диспансерның баш табибы.
  • 1965-1967 елларда Балтач районы хастаханәсенең баш табибы.
  • 1967-1978 елларда Дәүләкән районы хастаханәсен җитәкли. Бу чорда кардиология бүлеге бинасы (1971), инфекция бүлеге корпусы (1974), 240 урынлык хастаханә бинасы һәм поликлиника (1975) төзелә[1].
  • 1980 елның августында Уфада яңа төзелүче күп профильле 21-нче хастаханәсенә баш табиб итеп күчерелә һәм 1983 елда бу хастаханә комплексын төзелеп бетә, хастаханә хезмәткәрләре өчен 76 фатирлы торак йорт, 300 урынлы ятак төзетә.
  • 1989-1991 елларда ССРБ Югары Советы депутаты.

Гыйльми эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстанның сәламәтлек саклау өлкәсендә микрохирургия, яңак-йөз хирургиясе, проктология юнәлешләрен үстерүче.
  • Яңа дәвалау ысулларын, бригада ысулын кертүче, көндезге стационар эшен оештыручы.
  • 40 гыйльми эш һәм биш рационализаторлык кушуы авторы.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • ССРБ-ның Гражданнар оборонасы отличнигы
  • Башкорт АССР-ның атказанган врачы (1976) 
  • РСФСР-ның «Кызыл тәре» җәмгыятенең Мактау кәгазе

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хатыны - Лена Әхнәф кызы, акушер-гинеколог.
  • Улы - Богданов Ринат, медицина фәннәре докторы, анестезиология-реаниматология профессоры
  • Кызы -Гүзәл Исхакова, инглиз теле укытучысы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Страницы истории родного края. Давлекановский район: Краеведческий сборник/Сост. М. М. Гатуллина-Давлеканово,2005.-170 с.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]