Рәис Хәннанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәис Хәннанов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Рәис Хәннанов
Туган телдә исем Рәис Җамалетдин улы Хәннанов
Туган 6 март 1956(1956-03-06) (63 яшь)
БАССР, Ярмәкәй районы, Яңа Шаһ авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Чиләбе дәүләт мәдәният институты[d][1]
Һөнәре композитор, җырчы

Рәис Җамалетдин улы Хәннанов (1956 елның 6 мартында Яңа Шаһ авылында туган) — җырчы, мәдәният оештыручы, үзешчән композитор. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1998)[2].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәис Җамалетдин улы 1956 елның 6 мартында Ярмәкәй районының Яңа Шаһ авылында туа[3]. Стәрлетамак шәһәрендә Башкорт республика мәдәният техникумының хор-дирижерлык бүлеген (1976), Чиләбе дәүләт мәдәният институтының мәдәни-агарту эшләре факультетын (1986) тәмамлый[2]. Хезмәт эшчәнлеген 1977 елда Ярмәкәй район Советы башкарма комитетының мәдәният бүлеге автоклуб мөдире булып башлый[2]. 19791988 елларда — район мәдәният сарае директоры, 19882008 елларда — район Советы башкарма комитетының мәдәният бүлеге мөдире, 2009 елдан — муниципаль район хакимиятенең мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте бүлеге баш белгече[4].

Казаныш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Композитор буларак Рәис Хәннановка 19801990-еллар уртасында «Ярмәкәйнең чишмәләре», «Уфтанма», «Килә ява бер болыт», «Катарҗан юлы», «Озак торды атым, чапмады» һ. б. җырлар үзешчән һәм популяр профессиональ җырчылар башкаруында (Айдар Галимов, Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи, Зөһрә Шәрифуллина) киң танылу алып килгәннәр. 3 җыр җыентыгы дөнья күрде, 8 аудиотасма, 2 компакт-диск чыгарылды. Халык иҗаты I, II, III Бөтенсоюз фестивальләре лауреаты[2].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Үзешчән сәнгатьтә ирешкән уңышлары өчен» Русия Федерациясе Мәдәният министрлыгы билгесе белән бүләкләнгән (1987)[2].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://ermekeevsky-raion.ru/rais-yamalutdinovich-xannanov/
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 Сайт-энциклопедия Ермекеевского района: Раис Ямалутдинович Хәннанов
  3. Земля Ермекеевская… (Под ред. В.Я. Бабенко).- Уфа: Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Уфимский полиграфкомбинат, 1999.- 336 с., илл.- ISBN 5-85051-137-7
  4. Энциклопедия Ермекеевский район. Республика Башкортостан.- Уфа: Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Уфимский полиграфкомбинат, 2010.- 200 с., илл.- ISBN 878-5-85051-504-1.