Исмәгыйль Шәфиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Исмәгыйль Шәфиев latin yazuında])
Исмәгыйль Шәфиев

Туу датасы: 1913(1913)
Туу урыны: Златоуст өязе, Югары Кыйгы
Үлем датасы: 17 сентябрь 1943(1943-09-17)
Үлем урыны: Смоленск өлкәсе
Ватандашлык: ССБР байрагы
Эшчәнлек төре: шагыйрь, тәрҗемәче
Бүләкләр:
Лейтенант
Лейтенант

Исмәгыйль Шәфи улы Шәфиевтатар шагыйре.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исмәгыйль Шәфиев 1913 елда Башкортстанның Кыйгы районы Югары Кыйгы авылында ярлы игенче гаиләсендә туа. 1929 елда үз авылларындагы җидееллык мәктәпне тәмамлый һәм 1932 елда Уфа шәһәрендә педрабфакта укый. Рабфакны тәмамлаганнан соң Кыйгы МТСы газетасында, соңыннан район газетасында эшли.

1935-1937 елларда Исмәгыйль Шәфиев Ерак Көнчыгышта армия сафында артиллерия командиры булып хезмәт итә.

Армиядән кайткач, Казан укытучылар институтында укый. Татарстан АССР Ворошилов районы Зур Нөркәй урта мәктәбенә укытучы итеп җибәрелә. Ул анда да читтән торып укуын дәвам иттерә.

1941 елның июнендә фронтка китә. Ватан сугышында лейтенант-танкист булып катнаша һәм зур батырлыклар күрсәтә.

Исмәгыйль Шәфиевнең шигырьләренә лирик җылылык хас. Ул укучының йөрәгенә кереп урнашырлык образлар тудыра.

Яшь шагыйрь тәрҗемә өлкәсендә дә тырышып эшли. Ул Һ.Һейне, А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов шигырьләрен матур тел белән татарчага тәрҗемә итә. Солдат-шагыйрь 1943 елның 17 сентябрендә Смоленск өлкәсе Кузьмиченко авылы янында барган каты сугышларның берсендә батырларча һәлак була.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]