Үзбәкстан Совет Социалистик Республикасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Үзбәкстан Совет Социалистик Республикасы latin yazuında])
(Үзбәк ССР битеннән юнәлтелде)
Үзбәкстан Совет Социалистик Республикасы
үзб. Ўзбекистон Совет Социалистик Республикаси, Oʻzbekiston Sovet Sotsialistik Respublikasi
рус. Узбекская Советская Социалистическая Республика

27 октябрь 1924 — 26 декабрь 1991


Байрак Герб
Шигарь
«Бутун дунё пролетарлари, бирлашингиз!»
Гимн
Үзбәкстан Совет Социалистик Республикасы гимны
Башкала Ташкәнт
Акча берәмлеге ССРБ сумы
Мәйдан 447,4 мең км²
Халык 19 905 156 кеше[1] (1989)
Идарә итү төре Совет республикасы

Үзбәкстан Совет Социалистик Республикасы (үзб. Ўзбекистон Совет Социалистик Республикаси, Oʻzbekiston Sovet Sotsialistik Respublikasi, рус. Узбекская Советская Социалистическая Республика) — Урта Азия милли-территориаль чикләндерү үткәрелүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән һәм СССР составына кергән милли республика (1924–1991). Төркистан АССР, Бохара Халык Совет Республикасы һәм Харәзем Халык Совет Республикасы территорияләренең нигездә үзбәкләр һәм каракалпаклар яши торган өлешләрендә барлыкка килгән.

Башкаласы Ташкәнт шәһәрендә урнашкан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урта Азиядә милли-хөдүди чикләндерү үткәрү нәтиҗәсендә Төркистан АССР юкка чыгарылган, аның хөдүде ҮзССР, Төрекмәнстан ССР, Таҗикстан АССР (ҮзССР тәкибендә, 1929 елдан Таҗикстан ССР), шулай ук, Кара-кыргыз (Кыргызстан) мөхтәр өлкәсе (РСФСР составында; Кыргызстан ССР), Каракалпак мөхтәр өлкәсе (Казакстан АССР составында; соңрак Каракалпакстан АССР, 1936 елдан ҮзССР составында) составына кертелгән. Гомумүзбәк шураларының Бохарада булган 1 нче корылтаенда (1925 елның феврале) «Үзбәкстан Совет Социалистик Республикасын оештыру турында декларация» кабул ителгән. Корылтайда республиканың югары органнары: ҮзССР ҮБК һәм ҮзССР ХКШ-ы төзелгән. Административ ягыннан ҮзССР 1925 елда сигез өлкә (Сәмәрканд, Ташкәнт, Фәрганә, Хуҗант, Зәрәфшан, Сөрхандәрья, Кашкадәрья, Харәзем) һәм Таҗикстан АССР (1929 елгача ҮзССР составында булган), 22 өяз һәм 241 вулыска бүлнгән. 1926 елда административ-икътисади районлаштыру гамәлгә ашырылган.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1959[2] 1970[3] 1979[4] 1989[1]
8 105 572 11 799 429 15 390 836 19 905 156

Милли состав (1989): үзбәкләр — 71,4 %, руслар — 8,3%, таҗиклар — 4,7 %, казакълар — 4,1 %, татарлар — 2,4 %, каракалпаклар — 2,1 %, кырым татарлары — 1,0 %.

Идарә-җир төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1987 елда Үзбәкстан Совет Социалистик Республикасы эченә 12 өлкә, Ташкәнт шәһәре һәм Каракалпакстан АССР кергән[5].

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng89_reg1.php
  2. http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr59_reg1.php
  3. http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr70_reg1.php
  4. http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr79_reg1.php
  5. Дударев В.А., Евсеева Н.А. СССР Административно-территориальное деление союзных республик / редактор И. Каманина. — М.: «Известия Советов народных депутатов СССР», 1987. — 671 с. — 103 800 экз.