Пиза манарасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пиза манарасы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Пиза манарасы
итал. Torre di Pisa
Сурәт
Нигезләү датасы 14 август 1173
Дәүләт Италия[1]
Административ-территориаль берәмлек Пиза[1]
Биеклек 56 метр
Асма сызык буенча авышлык 3,97±0,01 градус
Сәгать поясы Үзәк Аурупа вакыты[d]
Хуҗасы Opera della Primaziale Pisana[d]
Мигъмар Бонанно Пизано[d]
Мигъмари эслүб Роман мигъмарияте[d]
Рәсми ачылу датасы 1372
Мирас статусы Бөтендөнья мирасы
Рәсми веб-сайт opapisa.it һәм opapisa.it/en/
Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелү критерие (i)[d], (ii)[d], (iv)[d] һәм (vi)[d]
Пиза манарасы (Җир)
Red pog.png
Commons-logo.svg Пиза манарасы Викиҗыентыкта

Пиза манарасы (итал. Torre pendente di Pisa) - кыңгыраулы манара, Пиза шәһәренең Сант-Мария Ассунта соборының бер өлеше. Әлеге манара бөтен дөньяга үзенең авышлыгы белән танылган. Ул соборның артында урнашкан, һәм борынгы Могҗизалар Мәйданы каралтысының өченче объекты булып тора. Манарының авышлыгы, дистәләгән еллар дәвамында барган, төзү эшләре вакытында барлыкка килә. Аның авышлыгы елдан-ел үсә генә барган, ләкин ныгытма ярдәмендә ХХ гасырның азагы- ХХI башларында стабильләштерелгән.

Пиза манарасы

Төп мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Манара 294 баскычтан тора. Аның биеклеге түбән яктан 55,56 метр, биек яктан 56,7 м тәшкил итә. Нигезнең диаметры – 15,54 м. Тышкы яктагы диварларның калынлыгы нигезлектән биеклеккә кадәр кими бара ( нигезлектә – 4,9 м, биеклектә – 2,48 м). Аның массасы – 14 453 т. Хәзерге вакыттагы авышлыгы 3° 54' белән билгеләнә.

1986 елның 30 декабрендә ЮНЕСКО Могҗизалар Мәйданынын (Piazza dei Miracoli) Бөтендонья мираслыгына керттеләр : кафедраль собор (Duomo Santa Maria Assunta), баптистерий (Battistero San Giovanni), чиркәү манарасы (Campanile Torre pendente) һәм зират (Camposanto Monumentale).

Манара төзү эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Проектның авторы – Боннано Пизано. Манараның төзү эшләре 2 этапта алып барыла. 1173 елның 9 августыннан алып, 1360 елга кадәр. Төзү эшләре ике озын тукталыш белән чутлаганда 200 ел барган. Манара ак мрамордан төзелгән, беренче кат – аркатура, калган катлар галерея белән уратып алынган. Һәр галереяның тышкы ягы классик капитель колонна ярдәмендә оешкан. Башта манараның авышлыгы проектның бер өлеше булып саналган, әмма хәзерге вакытта әлеге юраманың дөрес булу ихтималы бик аз. Манараның проекты баштан ук хаталы була – бәләкәй өч метрлы фундаментның һәм йомшак туфракның бергә килүе, өченче катны төзегәннән соң (1178), аның авышуына китерә. Туфракны ныгыталар, һәм 1198 елда төзелеп бетмәгән бинаны вакытлыча ачалар. Манара авышкан булса да, XIV гасырда төзелгән чиркәү манарасы тигез тора.

Хронология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1172 елның 5 гыйнварендә Донна Берта ди Бернардо алтмыш сольдоны Opera Campanilis petrarum Sancte Марига васыять иткән. Әлеге акча, хәзерге вакытта чиркәү манарасының нигезен оештырган, берничә таш сатып алуда кулланылган.
  • 1173 елның 9 августында манараның нигезе салынган.
  • 1233 елның 27 декабрендә Бененато исемле эшче, чиркәү манарасы булдыру җитәкчелеген үз өстенә ала.
  • 1260 елның 23 февралендә Гвидо Спешале, Дңованниның улы, Санта-Мария-Мадңоре собороның эшчесе, манараның төзү эшләре артыннан караучы булып сайлана.
  • 1264 елның 12 апрелендә төзүче-остас Джованни ди Симоне һәм 23 эшче Пиза янындагы тауга мәрмәр табу өчен китәләр. Табылган ташлар Рэйнальдр Спешалега эшкәртү һәм куллану өчен тапшырыла.
  • 1272 нче елдан башлап төзү эшләре Джованни ди Симоне җитәкчелегендә яңартыла. Манараның авышын бетерү тарафыннан, алдагы каттлар, манара кайсы якка авышкан, шул яктан югары түшәмнәр белән төзелә башлый. Әмма әлеге ысул нәтиҗә бирми, һәм бина «егылуын» дәвам итә. Эшләр 1284 елда, Пиза шәһәре Генуидан диңгез сугышында җиңелгәч, туктатыла.
  • 1319 нче елга бинаның 7 нче каты төзелеп бетә.
  • 1350 нче елга ( башка чыганаклар 1360, яисә 1372 нче елларга) 8 нче кат ( чиркәү манарасы) төзелеп бетә. Соңгы этапның җитәкчесе буларак Томассоны, Андреа Пизаноның улын, атыйлар. Ул биеклекне готик стиль белән роман стилен бергә кушып, төзегән.

Төзүчеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Херардо ди Херардо төзүчеләрнең берсе, дип саныйлар. Моның турында Берта ди Бернардо үзенең хатында сөйли. Тагын бер төзүче – Диотисальви – булганлыгы турында билгеле. Ул вакытта Пиза шәһәрендә эшләгән. Әмма шунысы бар – ул гомумән үзенең эшләренә имзасын куйган, ләкин чиркәү манарасында аның имзасы юк.

Фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Найлс шәһәрендә (Чикаго бистәсе), Иллинойс, АКШ, нәкъ Пиза манарасы кебек су манарасы төзелгән. Ул хәтта Пиза манарасының ½ зурлыгын тәшкил итә.

Мәдәниияттә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пиза манарасы «Финес һәм Ферб» һәм «Мистер Пибоди һәм Шерман маҗараларыда» искә алына.

«Кешеләрдән соң тормыш» документаль-фильмда манара 250 елдан соң җимерелә.

Сөйләм телендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Пиза манарасы» исеме күптән уртаклык исеменә әйләнде. Әлеге исем белән бераз авышкан башка биналарны да атыйлар.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 ArchINFORM 31 июль 2018 көнне тикшерелгән.