Франц Эрдман

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Франц Эрдман latin yazuında])
Франц Эрдман
Туган телдә исем Франц Иван улы Эрдман
Туган 15 март 1793(1793-03-15)
Людвигслюст шәһәре Алмания
Үлгән 26 февраль 1867(1867-02-26) (73 яшь)
Казан шәһәре
Милләт алман
Ватандашлыгы  Алмания
Россия империясе
Әлма-матер Росток университеты[d]
Һөнәре тарихчы
Эш бирүче Казан Император университеты

Франц Эрдман (рус. Эрдман Франц Иванович, алман. Friedrich Franz Ludwig Erdmann)- профессор, гарәп һәм фарсы телләре мөгаллиме, татарларның тарихын өйрәнүгә, төрки халыкларның тарихын һәм фәлсәфәсен ачыклауга өлешен керткән шәхес.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Профессор Эрдман Франц Иванович гарәп һәм фарсы телләре мөгаллиме була, Шәрык халыкларының, бигрәк тә татарларның тарихын өйрәнүгә, төрки халыкларның тарихын һәм фәлсәфәсен ачыклауга игътибар бирә. Ф.Эрдман 1818 елдан 1845 елга кадәр Казан университетында эшләгән чорында, башлыча, гарәпләр, фарсылар, ә кайчакта төркиләр тарихына һәм фәлсәфәгә караган утыздан артык фәнни хезмәт яза.

1829 елның 20 сентябрендә университетның тел фәннәре бүлеге утырышында декан Ф.Эрдман татар теленең тулы сүзлеген һәм тулы грамматикасын төзү турында язмача тәкъдимнамә эшли. Ул анда: “Бар тарафтан да татарлар чолганышында яшәсәк тә, әлегә кадәр татар теле турында тулы күләмдә һәм төрле тармакларда камил төшенчәгә ия булмавыбыз һәркемгә сәер тоелыр; без хәтта нигезле, системага салынган грамматиканың да, сүзлекне дә, тулысы турында сүз дә юк, хәтта урта кул саналырдаен да күрсәтә алмыйбыз”.

Аннары, алардан мондый бөтен Европаның көткәнлегенә һәм татар теленең башка телләр белән бик үк артык чуарланмавына, ягъни аның әле элекке йөзен югалтмавына игътибар итеп, Эрдман: “Тел-әдәбият фәннәре бүлегенә Казан университеты тарафыннан көнчыгыш телләрен бик яхшы белүче кешене берничә елга эшкә җибәрергә тәкъдим итәм һәм ул бик җентекләп сүзлек булдыру һәм тулы грамматика төзү өчен кирәк булган һәртөрле мәгълүматны тупларга, татар әдәбияты тарихын тулы һәм дөрес яктыртырга, аның бар өлкәләрендәге бөтен татар диалектын колачларга тиеш”, – дип дәвам иттерә. Эрдман тәкъдим ителгән идеяләрне гамәлгә ашыру Казан университеты эшчәнлегендә мөһим этап булып торыр иде, дип белдерә.

Тел-әдәбият фәннәре бүлеге утырышы махсус карар кабул итә, профессор Эрдман фикере 7 октябрьдә университет советына тәкъдим ителә. Совет әлеге фикерне хуплый һәм мондый сүзлекне төзү өчен (биредә инде грамматика турында бөтенләй сүз бармый) 3000 сумлык бүләк билгели. Шул ук вакытта тел-әдәбият фәннәре бүлегенә сүзлек материал туплый алырдай кеше билгеләргә тәкъдим итә. Студент Де-Мезон нәкъ менә шундый кеше булып чыга да. Шуннан соң университет советы 1830 елның 8 гыйнварында үз ягыннан эш планын таләп итә, һәм попечитель Мусин-Пушкин, советның татар теленең тулы сүзлеге кирәклеге турындагы фикерен хуплап, уйланылган эшнең җентекләп эшләнгән программасын төзергә тәкъдим итә.

Шуның нигезендә профессор Эрдман 1829 елның ахырында татар теленең тулы сүзлеге булдыруның колачлы программасын төзи. Тел-әдәбият фәннәре бүлеге әлеге программаны нигезле, тулы һәм анык дип таба.

12 параграфтан торган әлеге программа һәрьяклап уйланылган булуы белән таң калдыра. Аның программа тулы сүзлек төзүнең төп принципларын аңлатып бирә, хәтта башлангыч чыганакларны да күрсәтә.

Әлеге программа 1830 елның маенда попечитель тарафыннан халык мәгарифе министрлыгына җибәрелә. Бары тик ике елдан соң гына халык мәгарифе министры попечительгә җавап бирә һәм академик Х. Френ белән ярдәмче Шмидтның әлеге программа яктыртылган фикерен җиткерә.

Шмидт һәм Френ аңа каршы сүзлеккә барлык төрки телләре, шул исәптән госманлы теле кертелүне дә тәкъдим иткән үз программасын куя. Профессор Эрдман үз дигәнендә тора һәм мәгълүм бер шартлар буенча бары Казан, Әстерхан, Ырынбур һәм Тобол губерналарында гына яшәгән татарлар теле сүзлеген төзү мөмкин эш дип саный.

Сүзлекнең ниндирәк буласы хакында бәхәс барган бер вакытта, Эрдман материалларны җыю буенча төп эшне йөкләргә җыенган студент Де-Мезон, университетны тәмамлап, Ырынбур губернасына китеп бара һәм анда Неплюев хәрби училищесында төрек-татар телләре укытучысы булып эшли.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Эрдман, Франц-Федор Иванович // Русский биографический словарь : в 25 томах. — СПб.—М., 1896—1918.
  • Эрдман, Федор Иванович // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона : в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.
  • Биографический словарь профессоров и преподавателей Казанского университета (1804—1904). Ч. І. — Казань, 1904. — С. 240—242
  • Лобачевский Н. И. Руководство Казанского университета. Фрагменты. Письма. — М.: Наука, Главная редакция физико-математической литературы, 1976.