Лена урамы (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лена урамы (Казан) latin yazuında])
Лена урамы
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан һәм Мәскәү районы
Озынлык 625 ± 1 метр
Почта индексы 420034
 Лена урамы Викиҗыентыкта

Лена урамыКазанның Мәскәү районындагы урам [1] . Лена елгасы исеме белән аталган.

Урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лена урамы көнчыгыштан көнбатышка таба Хөсәен Ямашев проспектыннан 2-нче Көньяк-Көнбатыш һәм Большая Крыловка урамнары белән кисешкән урынга кадәр бара ( Казанның Киров районы белән чик) [2] . Урамның озынлыгы 618 метр.

Хәзерге вакытта Лена урамы шактый реконструкцияләнгән (квартал эчендәге ике полосалы ватылган юл белән урам дүрт полосалы магистраль автомобиль юлына үзгәрде ) һәм Зур Казан боҗрасының аерылгысыз өлеше. Декабристлар — Ямашев — Лена ике катлы транспорт чишелешен төзү нәтиҗәсендә, Лена урамы Хөсәен Ямашев проспектын Зур Крыловка һәм 2 нче Көньяк-Көнбатыш урамнары белән тоташтыра башлый. 2010 елның декабреннән Лена урамы Казан шәһәренең Яңа-Савин [3], Мәскәү һәм Киров районнарын иң кыска юл белән тоташтыра башлады[4] [5] [6] .

2013 елның җәенә Лена урамы Серов проспектына тоташа.

Җәмәгать транспорты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2011 елның 1 ноябреннән Лена урамы буенча 14нче һәм 13нче трамвайлар йөри. 2012 елда, 14 һәм 13нче маршрутларда трамвайлар урынына 5 һәм 6 маршрутларда трамвайлар йөри башлый.

Төзелешкә каршылык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чишелеш төзү өчен территорияне әзерләү барышында «Горводзеленхоз» МУП хезмәткәрләре тарафыннан Лена урамында дистәләгән агач һәм куаклар киселә. Җирле халык агачларны кисүдән сакларга тырыша, пикетлар ясый һәм техниканы блоклап тора, әмма аларның барысы да нәтиҗәсез кала[7].

Соңрак, төзелеш эшләре барышында, җирле кешеләр төзелеш эшләренә һәм торак биналар янына юл салуга каршы чыгып берничә тапкыр пикетлар ясадылар (2009 елга кадәр, бу урам буйлап хәрәкәт юк иде диярлек). Шулай ук агачларның күпләп киселүеннән канәгать булмаган экологлар да ризасызлыкларын белдерделәр[8] .

Кызыклы фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лена урамындагы 10нчы торак бина 1990 еллар ахырында төзелгән. Шул ук вакытта аның подъездларының яртысы территориаль яктан Киров районында, калган яртысы Мәскәү районында урнашкан. Хәзерге вакытта әлеге казус районнарның чикләрен Казанның Мәскәү районы файдасына өлешчә үзгәртү юлы белән бетерелгән.

Видео[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Монда карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]