Эчтәлеккә күчү

Фатыйх Шәрипов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фатыйх Шәрипов latin yazuında])

Фатыйх Булатов белән бутамагыз.

Ватандашлык  СССР
 Россия
Хезмәт итүе СССР
Туу датасы 20 гыйнвар 1921(1921-01-20)
Туу урыны Бәйрәкәтамак, Бөгелмә кантоны, Татарстан АССР, РСФСР[d][1]
Үлем датасы 4 июнь 1996(1996-06-04) (75 яшь)
Үлем урыны Санкт-Петербург, Россия
Күмелү урыны Көньяк зират[d]
Һөнәр төре мәктәп укытучысы, офицер, танкист, университет профессоры
Эш урыны Адмирал С. О. Макаров исемендәге дәүләт диңгез академиясе[d][1]
Әлма-матер Казан югары хәрби башлыклар уку йорты[1], Бөгелмә педагогия укуханәсе[1] һәм Ленинград бронетанк гаскәре югары офицерлары мәктәбе[d][1]
Сәяси фирка әгъзасы Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Хәрби дәрәҗә подполковник[d]
Сугыш Алман-совет сугышы, Воронеж-Ворошиловград операциясе[d], Курск сугышы һәм Днепр өчен сугыш[d]
Гаскәр төре бронетанк гаскәре[d][1]
Бүләкләр

Фатыйх Шәрипов, Фатыйх Зариф улы Шәрипов (Фатых Зарипович Шарипов; 1921 елның 20 гыйнвары, РСФСР, ТАССР, Бөгелмә кантоны, Бәйрәкәтамак1996 елның 4 июне, РФ, Санкт-Петербург) — Советлар Берлеге Каһарманы (1944), подполковник.

1921 елның 20 гыйнваренда Татарстан АССР Бөгелмә кантоны (хәзерге Ютазы районы) Бәйрәкәтамак авылында туган. Бөгелмә педагогия укуханәсен (1937), Казанда танк училищесын (1940―1942), Ленинградта бронетанк һәм механикалаштырылган гаскәрләр югары мәктәбен (1946) тәмамлаган. 1937―1940 елларда авыл мәктәбендә математика укытучысы булып эшли.

Бөек Ватан сугышында

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1942 елның маеннан фронтта. 40-нчы армиянең 10-нчы танк корпусы 183-нче танк бригадасы танк ротасы командиры. Брянск, Воронеж, I һәм II Украина фронтлары составында Воронеж-Косторненская, Белгород-Харьков юнәлешендә һөҗүмнәрдә, Днепрны кичүдә катнаша (1943). Яссы-Кишенәү (1944) һәм Братислава-Брно (1945) юнәлешләрендә һөҗүм хәрәкәтләрендә катнаша.

Украина ССР Киев өлкәсе Кагарлык районы Балык авылы янында Днепрны кичкәндә батырлык үрнәге күрсәтә: 1943 елның 23 сентябрендә Ф. Шәрипов җитәкчелегендәге моторота елганы кичә, плацдарм яулый, 3 тәүлек буена дошманның контрһөҗүмен кире кайтарып тора. 1944 елның 1 гыйнваренда Советлар Берлеге Каһарманы исеменә лаек була.[2]

1951 елда оттавкага чыга. Ленинградта диңгез укуханәсендә эшли.[3]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Баулыда якташлары - Советлар Берлеге Каһарманнарына багышланган мемориаль комплекста бюсты урнаштырылган.
  • Казанда Җиңү паркындагы мемориаль комплекста исеме язылган мәрмәр такта куелган.
  1. Батырлар китабы - Книга Героев. Казан, 2000.
  2. Советлар Союзы Геройлары – якташларыбыз: Әдәби-документаль очерклар hәм язмалар. Казан, 1990.
  3. Герои Советского Союза. Мәскәү, 1987.
  4. Татарская энциклопедия. В 6 т. Казан, 2010.