Гаяз Исхакый урамы (Казан)
![]() | |
Төбәк | Татарстан |
---|---|
Шәһәр | Казан |
Почта индексы | 420111 |
Гаяз Исхакый урамы (рус. улица Гаяза Исхаки) — Казанның Вахитов районындагы (Иске Татар бистәсе) урам. Рөстәм Яхин урамы белән киселештә башлана. Казанның Үзәк базарына җитеп төгәлләнә. Чернышевский, Таҗи Гыйззәт урамнары белән кисешә. Татар язучысы Гаяз Исхакый (1878-1954) исемен йөртә.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Инкыйлабка кадәр исеме Варлам урамы. Совет чорында Володарский урамының бер өлеше булган[1]. 2005 елда Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары[2] белән Володарский урамының Сакко һәм Ванцетти (хәзер Рөстәм Яхин) урамыннан башланган өлешенә татар язучысы Гаяз Исхакый (1878-1954) истәлегенә аның исеме бирелгән.
Игътибарга лаек объектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 7нче йорт — «Смена» заманча мәдәният үзәге
- 13нче йорт — Казан төбәк элемтә үзәге
- 15нче йорт — White Hostel хостелы
- Үзәк базар (Межлаук урамы)
Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Переименование улиц: новые имена на табличках домов. inkazan.ru, 06.05.2013
- ↑ Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары № 1673 16.07.2005