Катанов тыкрыгы (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Катанов тыкрыгы (Казан) latin yazuında])
Катанов тыкрыгы
Карта
Кем/нәрсә
хөрмәтенә аталган
  • Өченче Казан ирләр гимназиясе (билгесез - 1923)
  • Николай Катанов (2005 - )
  • Төбәк Татарстан
    Шәһәр Казан
    Район Вахитов районы

    Катанов тыкрыгы, Николай Катанов тыкрыгы (рус. Катановский переулок, переулок Николая Катанова) — Казанның Вахитов районындагы (Постау бистәсе) урам (тыкрык). Көнчыгыш һәм төрки телләр белгече Николай Катанов (1862-1922) исемен йөртә.

    Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Элекке исемнәре — инкыйлабка кадәр Өченче гимназия тыкрыгы, 1923 елга кадәр Городецкий тыкрыгы, Гимназия тыкрыгы, 1920 еллар ахырына кадәр Коммуна мәктәбе тыкрыгы, 1930 еллардан Мәктәп урамы, 1950 еллардан Мәктәп тыкрыгы. 2005 елда Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары[1] белән Мәктәп тыкрыгының Маяковский урамыннан башланып, Свердлов урамы (хәзерге Петербург урамы) белән тәмамланган өлешенә Көнчыгыш һәм төрки телләр белгече, Казан дәүләт университеты һәм Казан руханилар академиясе укытучысы, беренче хакас профессоры Николай Катанов (1862-1922) истәлегенә аның исеме бирелгән. Н.Ф. Катанов шул тыкрыкта яшәгәнгә күрә, инкыйлабка кадәр үк тыкрыкның халык арасындагы рәсми булмаган исеме «Катанов тыкрыгы» булган.

    Игътибарга лаек объектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Тышкы рәсемнәр
    Катанов тыкрыгындагы йортлар.

    Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Тыкрык белән бәйле шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    1. Республика Татарстан: Памятники истории и культуры. Каталог-справочник. Казань, 1989.

    Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    1. Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары № 1673 16.07.2005
    2. Кадет мәктәбе-интернатның «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» порталындагы сәхифәсе, archived from the original on 2021-05-16, retrieved 2017-08-27