Девятаев урамы (Казан)
Кем/нәрсә хөрмәтенә аталган |
|
---|---|
Озынлык | 603 метр[1] |
Төбәк | Татарстан |
Шәһәр | Казан |
Халык саны, кеше | 122[2] |
Кисеп үтә |
Камил Якуп урамы, Мәҗит Гафури урамы, Мехчылар урамы һәм Пурыт урамы |
Девятаев урамы (рус. улица Девятаева) — Казанның Вахитов районында урнашкан урам. Казан елга портының вокзалыннан Татарстан урамына, автовокзалга кадәр сузыла. Порт, Мехчылар, М. Гафури, К. Якуб урамнары белән кисешә. Елга вокзалы белән «Водник» стадионы арасында урамны тимер юл кисеп үтә. Советлар Берлеге каһарманы М.П. Девятаев (чын фамилиясе Девятайкин)[3] (1917-2002) исемен йөртә.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Элек урам Порт урамының (1920-еллардан 1965 елга кадәр Вокзал урамы, 1920-елларга кадәр исемсез урам)[4] бер өлеше булган. 2005 елда Казан шәһәре администрациясе башлыгының 741нче карары (08.04.2005) белән, Порт урамының Елга портыннан автовокзалга кадәр булган өлеше Казанда елга техникумын тәмамлаган, сугыштан соң Казан елга портында тиз йөрешле елга пассажир суднолары («Ракета-001», «Метеор-002») капитаны булып эшләгән Советлар Берлеге каһарманы М.П. Девятаев (1917-2002) истәлегенә Девятаев урамы дип үзгәртелгән[5].
Игътибарга лаек объектлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Елга порты һәм вокзал
- Автовокзал
- Яңа өйләнешүчеләр паркы
- «Водник» стадионы
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]-
Елга вокзалы. Идел елгасыннан күренеше
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Гараева Ильсия. В каком состоянии казанские улицы, названные в честь героев войны? «Казанские ведомости», 23.04.2015(үле сылтама)
- Улица Девятаева. kznportal.ru, 24.08.2011
- Девятаев урамы Яндекс картасында
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 http://kazan.ginfo.ru/ulicy/ulica_devyataeva/
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Николай Черкашин. «Небо моя обитель...». «Столетие» (интернет-газета), 13.08.2015
- ↑ Б. Султанбеков. Улицы и площади Казани (Из истории переименований) // Не навреди: размышления историка : историко-публицистические очерки, новые открытия. — Татарское Книжное Издательство, 1999.
- ↑ Постановление Администрации города Казани от 8 апреля 2005 года № 741 «Об увековечении имен участников Великой Отечественной войны в наименованиях улиц г. Казани», archived from the original on 2019-09-14, retrieved 2021-08-15