Николай Бауман

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Николай Бауман
Bauman.jpg
Тулы исем:

Николай Эрнест улы Бауман

Һөнәре:

Q3242115?[1]

Туу датасы:

17 май 1873(1873-05-17)

Туу җире:

Казан

Үлем датасы:

31 октябрь 1905(1905-10-31) (32 яшь)

Үлем җире:

Мәскәү

Николай Бауман Викиҗыентыкта

Николай Бауман (рус. Николай Эрнестович Бауман) — Русия революционеры, РСДРПның большевистик бүлеге эшлеклесе.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алман чыгышлы обойлар остасы гаиләсендә туган.[2]

2-нче Казан гимназиясендә белем алган. 1891—1895 елларда — Казан ветеринария институты студенты, уку вакытында марксистик һәм народниклар әдәбияты белән шөгыльләнә башлаган. Дипломны алгач, ул Сарытау губернасының Яңа Бурасы авылына эшкә китә. Анда ул үзеңә полиция күз күременә эләгә һәм Санкт-Петербургка китәргә мәҗбүр була. 1896—1897 елларда — «Эшче сыйныфны азат итү өчен көрәш союзы»ның әгъзасы. 1897 елда кулга алына һәм 22 айга Петропавел крепостена ябыла.

1899 елда Вятка губернасына сөрелә, шул ук елда чит илгә качып китә. 1901 елда, Ленин йөкләмәсе буенча Мәскәүгә кайта, РСДРП Мәскәү комитеты әгъзасы була. 1903 елдан Мәскәү большевситик оешмасының һәм партиянең ҮКның җитәкчесе. Шул ук елда кулга алынган, әмма чит илгә качып киткән.

1903 елның декабрендә Русиягә кире кайта. 1904 елның июльдә кулга алына һәм 16 айга Таганка төрмәсенә ябыла.

1905 елның 18 октябрендә демонстрация вакытында карагруһчы Михальчук тарафыннан үтерелә.

Истәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]