Атом-төш коралы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Бер баскычлы атом-төш бомбасы шартлавы, егәрлеге 23 килотонна. Невада, АКШ, 1953
Нагасаки шәһәрен бомбалау, 1945, 9 август

Атом-төш коралы яки атом коралы, төш коралы — авыр төшнең бүленүе чылбырлы төш реакциясе нәтиҗәсендә чыгарыла торган энергия куллану нигезендә ясалган корал, аның белән идарә итү һәм тәмеккә (төзәгән урынга) таба китерү чаралары барлыгы.

Атом-төш коралы, биологик һәм химик кораллары массакүләм үтерү коралына карыйлар.

Атом-төш коралы - шартлау төрендәге корал, анда авыр төшнең бүленүе чылбырлы төш реакциясе яки җиңел төшләр синтезы термотөш реакциясе нәтиҗәсендә чыгарыла торган энергия кулланыла.

Нигез[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Атом-төш коралының төзелеше ике төре: 1) өстә: туп алымы, 2) аста: имплозив алым
АКШта һәм ССРБ-Рәсәйдә атом-төш коралы саны еллар буенча

Атом-төш коралы нигезендә идарә ителешле түгел авыр төшнең бүленүе чылбырлы төш реакциясе һәм термотөш реакцияләре ята.

Төшнең бүленүе чылбырлы реакциясен җибәрсен өчен я уран-235, я плутоний-239, кайбер очракта уран-233 файдаланыла.

Табигатьтә уран ике төп изотоп төрендә очрый - уран-235 (табигый уранның 0,72%) һәм уран-238 (99,2745%), ләкин төшнең бүленүе ягулыгы өчен тик уран-235 кулланыла ала.

Уран-238 изотобында бәйсез чылбырлы төш реакциясе үзе бара алмый, шуңа күрә ул табигатьтә шундый таралган.

Атом-төш бомбасы эшләсен өчен уран-235 булуы 80% ын артык тәшкил итәргә тиеш. Шуңа күрә атом-төш ягулыгын җитештерүдә уран-235 өлешен арттыру өчен бик чыгымлы процесс - уранны баектыру кулланыла.

АКШта коралда уран-235 баектыру дәрәҗәсе 93%, кайчакта 97,5% җитә.

Уранны баектырудан тыш плутоний-239 изотобы нигезендә плутоний бомбасы ясарга була, анда физик үзлекләр тотрыклылыгы өчен плутонийга бераз галлий кушыла.

Төш реакторында уран-238 нейтроннар белән озак нурландыру процессы нәтиҗәсендә нәкъ плутоний чыгарыла, шулай ук торий нейтроннар белән нурландыру нәтиҗәсендә уран-233 чыгарыла.

АКШ атом-төш коралына уран-235 25% ы һәм плутоний-239 75% ы керә.

Тидерү нәтиҗәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Атом-төш бомбасын шартлатканнан соң, атом-төш шартлавы була, нәтиҗәдә күп тидерү факторлары тарала:

Электромагнит импульсы тере организмга зур йогынты ясамый, ләкин электрон җайланмаларны боза ала.

Төрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төш кораллары ике төп төргә бүленә:

  • атом-төш коралы - бер баскычлы шартлау җайланмасы, анда авыр төшләрнең бүленүе (уран-235 яки плутоний) нәтиҗәсендә җиңелрәк элементлар хасил булалар һәм зур энергия чыгарыла.
  • термотөш коралы (яки сутуар коралы) - ике баскычлы шартлау җайланмасы, анда ике эзлекле процесс бара: беренче дәвердә авыр төшнең бүленүе энергия чыгарыла, соңрак икенче реакциядә термотөш синтезы исәбенә шактый зур энергия чыгарыла.

Кайчакта аерым төрдә карала:

  • нейтрон корал - ике баскычлы кече егәрлекле корал (1-25 килотонна), анда энергиясенең 50-75% термотөш синтезы исәбенә чыгарыла, һәм энергиянең төп таратучылары тиз нейтроннар була, нейтрон нурланышы зур авырлыгы танкларга һәм гаскәриләргә каршы зуррак зыян китерә, ләкин радиоактив явым-төшемнәр азрак була.

Егәрлеге буенча бүленеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • бик кечкенә (1 кт - килотонна)
  • кече (1 — 10 кт);
  • уртача (10 — 100 кт);
  • зур (100 кт — 1 Мт);
  • гаять зур (1 Мт күбрәк).

Төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүленә торган төшләрне шартлатсын өчен ике төп ысул бар:

  • имплозив (эченә юнәлгән шартлату)
  • баллистик

Уранның массасы критик массадан кечерәк булса, нейтроннарның күпчелеге тышка чыгып китә һәм чылбырлы реакция хасил булмый кала. Әгәр m>mc булса, нейтроннар бик тиз үрчиләр, һәм реакция шартлау рәвешендә үтә.

Туп алымы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче буын атом-төш коралында бу алым кулланыла: дары шартлаганнан соң , критик массадан кимрәк булган уран ике кисәге бергә кушыла, моның нәтиҗәсендә уртак масса критик массадан зуррак булып чыга һәм чылбырлы реакция башлана.

Төшләр бүленү процессы көчле шартлау белән тәмамлана. Бүленеп өлгермәгән төшләр, шартлаганда, төрле якка чәчеләләр.

Нәкъ шушы ысул "Бәләкәч" дигән беренче атом-төш бомбасында кулланылган, ул Хиросима шәһәрендә ташланган.

Имплозив алым[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Имплозив алымда химик шартлаткыч ярдәмендә үзәккә фокусланган сугу дулкыны уран критик халәтен булдыра.

Китерү чаралары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

СНВ-1 килешүе буенча бар баллистик ракеталар болай бүленә:

  • Кыйтгаара ракеталар, ераклыгы - 5500 км күбрәк
  • Уртача ераклык ракеталары (1000-5500 км)
  • Кимрәк ераклык ракеталары (1000 км кимрәк)

Шулай ук:

  • Тактик корал - фронтта гаскәрләр һәм техниканы бетерү максатыннан ясалган корал
  • оператив-тактик - оператив тирәнлектә дошманның объектларын бетерү максатыннан ясалган корал
  • стратегик - тирән тылда идарә, сәнәгый һәм бүтән стратегик үзәкләрен бетерү максатыннан ясалган корал

Атом-төш коралы ияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Атом-төш клубына түбәндәге илләр керәләр:

Шулай ук Израил атом-төш коралына ия дип санала.

Атом-төш кораллары саны илләр буенча[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1947 1952 1957 1962 1967 1972 1977 1982 1987 1989 1992 2002 2010 2015
АКШ 32 1005 6444 ≈26000 >31255[1] ≈27000 ≈25000 ≈23000 ≈23500 22217[1] ≈12000 ≈10600 ≈8500 ≈7200
ССРБ/Рәсәй 50 660 ≈4000 8339 ≈15000 ≈25000 ≈34000 ≈38000 ≈25000 ≈16000 ≈11000 ≈8000
Бөекбритания 20 270 512 ≈225[2] 215
Франция 36 384 ≈350 300
Кытай 25 ≈400 ≈400 250
Израил ≈200 ≈150 80
Һиндстан ≈100 ≈100 ≈100
Пакьстан ≈100 ≈110 ≈110
КХДҖ ≈5—10 <10
КАҖ 6
Барлык 32 1055 7124 ≈30000 >39925 ≈42000 ≈50000 ≈57000 63484 <40000 <28300 <20850 ≈15700

Искәрмә: 1991 елдан Рәсәй һәм АКШ буенча мәгълүмат тик стратегик ракеталарга кагыла, ике ил шактый күп тактик атом-төш коралы санына ия, ләкин аның төгәл саны билгесез. Әлегә дөньядә Рәсәй иң күп стратегик атом-төш коралына ия.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]