Халыкара тәҗрибә термотөш реакторы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Халыкара тәҗрибә термотөш реакторы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Термотөш реакторы проекты
Халыкара тәҗрибә термотөш реакторы урнашу урыны

Халыкара тәҗрибә термотөш реакторы яки ITER (инглизчә International Thermonuclear Experimental Reactor, шулай ук латинча iter - юл) - халыкара тәҗрибә термотөш реакторының проекты. ИТЭРның төп максаты - термотөш реакторын табыш алу кулланылышында мөмкинлек күрсәтү һәм шул юлда физик, технологик проблемаларны чишү.

Реактор Франция көньягында, Марсельдән 60 чакрым арада, Кадараш тикшерү үзәгендә төзеләчәк, ул 180 га мәйданында урнашачак.

Башта төзү 5 миллиард евро белән бәяләнә иде, ләкин 2016 елда гомум бәясе 19 миллиард еврога җитә, ә тәҗрибәләр тик 2025 елда башланасы.

Максат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнни бәяләр буенча 2100-2150 елларда Җирдә бөтен нефть, газ, уран бетер диярлек һәм энергетик коллапс булмас өчен яңа энергия чыганакларын кулланырга мәҗбүр булачак. Иң күп энергия чыгара торган ысул - термотөш синтезы булып тора: ике җиңел атом берләшү нәтиҗәсендә күп энергия чыгарыла, иң табышлы вариант - дейтерий һәм тритий синтезы:

Дейтерий океанда чиксез күп бар, тритий бу реакторда чыгарыла.

Әлеге реакция бик югары температурада бара (100 000 000 К), шул температурага җиткерү һәм плазма тоту - иң авыр проблема, ул 65 ел дәвамында чишелмәгән әле. Нәкъ ИТЭРда чишеләсе дип көтелә.

Катнашучы илләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Рәсми сәхифәсе(ингл.)
  • Семенов И. Энергетика будущего: управляемый термоядерный синтез. Что такое термоядерный реактор ИТЭР и почему так важно его создание? Материалы лекции, прочитанной 27 ноября 2008 года в ФИАНе.
  • Бурхан Массалимов Термоядерный синтез — проект века // В мире науки, № 2, 2014
  • Виктор Фридман Мегапроект века — это только начало // В мире науки, № 6, 2014