Илдар Әхмәтов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илдар Әхмәтов latin yazuında])
Илдар Әхмәтов
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Илдар Әнвәр улы Әхмәтов

Туу көне

8 декабрь 1985(1985-12-08) (38 яшь)

Туу урыны

ССРБ, РСФСР, ТАССР, Тукай районы, Боерган

Эшчәнлек еллары

2005 - х. в.

Дәүләт

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Жанрлар

эстрада

Лейбллар

barsmedia

Илдар Әхмәтов, Илдар Әнвәр улы Әхмәтов (1985 елның 8 декабре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Тукай районы, Боерган) — татар эстрада җырчысы, «Татар җыры» фестиваленың ун «Алтын барс» призы иясе (2006 елдан).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1985 елның 8 декабрендә Татарстан АССР Тукай районы Боерган авылында өч балалы гаиләдә туган. Илдар кечкенәдән моңлы тавышы белән авыл клубында, мәктәп бәйрәмнәрендә, район буенча үткәрелгән конкурс hәм бәйрәм концертларында катнаша. Абыйсы Ирек тә бик матур тавышлы, ләкин ул жырчы булып китми, туган авылында төпләнә. Апасы Боерганнан 60 км ераклыктагы Мерәс авылында яши, балалар бакчасында мөдир булып эшләгән.

Илдар башта Әлмәт музыка укуханәсен (2005), аннары Казан дәүләт консерваториясенең вокаль факультетын (2010) тәмамлаган.

Шоу-бизнеста 13 ел катнаша (2005 елдан). Сольный концертлар белән чыгыш ясый. Район мәдәният бүлеге җитәкчеләре чакыруы буенча, бер ел Лаеш районы авылында клуб мөдире вазыйфасын башкарган. Хәзерге вакытта концертларда катнашу белән бергә, Казанның «Ливадия» шифаханәсендә сәнгать буенча оештыручы булып та эшли.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Репертуарында татар халык җырлары, композиторлар әсәрләре, эстрада хитлары. Әлфинә Әзһәмова, Алинә Сафиуллина, Ләйсән Гыймаева, Хәния Фәрхи һ. б. белән парлап җырлаган җырлары (дуэтлар) да бар.

Башкарган җырлары: «Сиңа илтмәгән юл», «Утлы чәчәк», «Хисләргә бирелә идем мин» («Татар җыры» - 2006 лауреаты), «Авыл баласы», «Мәхәббәтнең юктыр чикләре», «Язмыш хөкеме», «Аерылу», «Буранга уралып», «Яшьлегем син икән», «Саргайма, ялгыз каен», «Гомерлек үкенеч», «Хәерлегә микән», «Парлы бию», «Әбием әкиятләре», «Адаштырып китмә», «Туйлары», «Җәйге иртә», «Адашасым килә», «Сине көтәм», «Гомер генә бер бөртек», «Әйтелмәгән әле сөюләрем» һ. б[1].

Билгеле җыр җыентыклары (альбомнары): 2008 — «Сагыш», 2011 — «Гомер генә бер бөртек», 2014 — «Чын күңелдән килә сөясе» һ. б.

«Гомер генә бер бөртек» (DVD, 2012, barsmedia)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе белән Зур Клыкида яшиләр.
Хатыны Ландыш, Казанда туган, һөнәре буенча икътисадчы, спорт өлкәсендә методист вазыйфасын башкара. 2008 елның 27 декабрендә өйләнешкәннәр. Ике балалары бар: уллары Ислам, Айдар.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Лилия Йосыпова. Илдар Әхмәтов: «Җырчы булыр өчен 9 ел укыдым». «Ирек мәйданы», 20.12.2018.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Илдар Әхмәтов: иң популяр треклар.(үле сылтама) Яндекс. Музыка