Мөнип Газар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөнип Газар latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мөнип Газар
Тугач бирелгән исеме: Мөнип Шәймөхәммәт улы Шәймөхәммәтов
Туу датасы: 19 февраль 1935(1935-02-19)
Туу урыны: ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Рангазар
Үлем датасы: 10 октябрь 2009(2009-10-10) (74 яшь)
Үлем урыны: РФ, ТР, Казан
Ватандашлык: ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: укытучы, шагыйрь
Иҗат итү еллары: 1972—2009
Юнәлеш: поэзия
Жанр: шигырь, җыр
Иҗат итү теле: татар теле
Яшәү җире Декабристлар урамы[d], Казан[1]

Мөнип Газар (тәхәллүсе, тулы исем-фамилиясе Мөнип Шәймөхәммәт улы Шәймөхәммәтов, 1935 елның 19 феврале, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Рангазар2009 елның 10 октябре, РФ, ТР, Казан) — шагыйрь, популяр җырлар авторы, Татарстан АССР язучылар берлегенең матур әдәбиятны пропагандалау бюросы хезмәткәре, Татарстан интеллектуаль милек агентлыгының (ТАИС) директоры (1970-елларда). КамАЗ төзелгәндә гаять популяр булган «Чаллыдан хат» (Әгәр син килергә уйласаң) җырының сүзләре авторы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1935 елның 19 февралендә Татарстан АССР Сарман районы Рангазар авылында туган. Рангазар җидееллык, Сарман урта мәктәбен тәмамлый. Иске Минзәләбаш мәктәбендә бер ел укытып, Алабуга дәүләт педагогия институтына укырга керә. Соңрак укуын Казан дәүләт университетының филология факультетында дәвам итә. Мәскәү дәүләт университетында аспирантурада белем ала. 1972 елдан Татарстан АССР язучылар берлегендә эшли башлый. Соңыннан Татарстан интеллектуаль милек агентлыгының (ТАИС) директоры була. Гомеренең соңгы елларынңда Казанда хуҗалык эшенә күчә, кибет директоры булып эшли. 2009 елның 10 октябрендә Казанда вафат. Яшел Үзәндә җирләнгән.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Студент елларынннан ук республика матбугатында матур-матур шигырьләре басыла башлый. Тәхәллүс итеп туган авылы Рангазар (Алан Газар) [2] атамасын алган. «Чаллыдан хат» шигырен композитор Фасил Әхмәтов көйгә сала[3] Әлеге җыр КамАЗ төзелгән елларда бик популярлаша. КамАЗ турында язылган шигырьләр тупланган җыентыкларга кертелә, җыр китапларында басылып чыга. Мөнип Газар иҗаты Чаллы язучылар оешмасының «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсенең 2009 елда басылган күмәк җыентыгында, 2014 елда чыккан «Әдәби Чаллы» китабында (ТКН)[4] урын алган.

«Чаллыдан хат»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көнен дә, төнен дә эш кайный Чаллыда,
Эшлибез кайвакыт онытып ялны да.
Баһадир шикелле заводлар төзибез,
Дулкыннар сыман гел тынгысыз үзебез.

Әгәр син килергә уйласаң,
Кирәкми чакыру хатлары;
Юлга чык, юл әйтер: әнә ул данлы җир,
Әнә ул зур Чаллы яклары.

КамАЗны җырга тиң булсын дип корабыз,
Салкында, челләдә, цехларда, кырда без;
Шуңадыр максатның, хыялның олысы –
Хисләрнең сафлыгы, күңелнең җылысы.

Көнен дә, төнен дә эш кайный Чаллыда,
КамАЗны төзибез онытып ялны да.
Берәү дә омтылмый тарихка керергә,
Тик белә: чын яшьлек, бәхет ул – биредә.


Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яшел Үзән кызы Аида белән өч ул үстергәннәр.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сарман районы энциклопедиясе (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). 1нче китап. Яр Чаллы: «Идел-йорт» нәшрияты, 2000.
  2. Илһамлы Сарман. Антология (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). Казан: «Яз» нәшрияты, 2017 ел, 159-160нчы битләр. ISBN 978-5-95-00696-1-1

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]