Владимир Поветкин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Владимир Поветкин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Владимир Поветкин
Putin and Povetkin 2004.jpg
Туган 26 февраль 1943(1943-02-26)
Солдатско-Степное[d], Быково районы, Волгоград өлкәсе, РСФСР, СССР
Үлгән 10 октябрь 2010(2010-10-10) (67 яшь)
Бөек Новгород, Россия
Күмү урыны Бөек Новгород
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Художественно-графический факультет Курского государственного университета[d]
Һөнәре ристауратыр

Поветкин Владимир Иванович (26 февраль, 1943 ел — 10 октябрь, 2010 ел) — музыка белгече һәм реставратор, Новгородның борынгы музыка үзәгенә нигез төзәүче һәм аның беренче директоры.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Владимир Поветкин боронгы музыка үзәге

Владимир Иванович Поветкин 1943 елның 26 февралендә Сталинград өлкәсенең Солдатское-Степное авылында туа. Әнисе Байбакова Мария Федоровна аны ялгызы тәрбияли. Алар күп күченеп йөри,[1] Курскта тукталалар һәм Владимир Поветкин анда Нәфис-графика педагогия училищесына укырга керә. Төньяк флотта хезмәт итә.

1969 елда Новгород каласына күчә, Новгород музей-һәйкәле белән хезмәттәшлек итә башлый, рәсем сәнгате, графика һәм агач сын белән шөгыльләнә.

1975 елда Владимир Поветкин археологик комарткыларның — новгородлыларның борынгы көнкүреш предметларын шул исәптән музыка коралларын реконструкцияләре һәм реставрациялә башлый. 1978 елда ул саз рәвешендәге XI гасыр уртасы гуслинең үзенчәлекле яңгырашын үзенең методикасы буенча тергезә. Бу эше өчен аның исеме Русиянең «Диво: чудеса, рекорды, достижения» рекордлар китабына кертелә. Соңыннан тузга язылган грамоталарны реставрацияләү белән шөгыльләнә.

1990 елда Борынгы музыка үзәген оештыра, элек ул Совет Мәдәните фондында җәмәгәт оешмасы буларак кына эшли.

1991 елдан үзэшчәнгә әйләнә. Борынгы музыка коралларын яңарту буенча остаханә булдыру идеясен Д. С. Лихачев та хуплый. Үзәкнең төп эше борынгы музыка сәнгатен карау һәм популярлаштыруга бәйле. Поветкин күп тапкырлар Россиядә һәм чит илләрдә конференцияларда, осталык дәресләрендә, фестивальләрдә чыгыш ясый.

Владимир Поветкин «Чело» журналын булдыру инициаторларының берсе була, шулай ук атналык рубрикаларына иллюстрацияләр эшли.

Владимир Иванович Поветкин 2010 елның 10 октябрендә вафат була. Реставраторны Бөек Новгородның Көнбатыш зыяратында җирлиләр.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Владимир Иванович Поветкин музыка археологиясе, этнография һәм фольклор буенча күп санлы хезмәтләр авторы.

  • В. И. Поветкин О Лихачеве, Новгороде, гуслях и молитве
  • В. И. Поветкин Зачем-то Балашову был нужен фольклор
  • Поветкин В. И. На грани жизни и позора, или летний Солнцеворот в Новгороде / (1994)
  • Поветкин В. И. Новгородские гусли и гудки.//Новгородский сборник — 50 лет раскопок Новгорода. — М.:Наука, 1982— С.298, 299.
  • Поветкин В. И. Обретение Новгородской Псалтыри, или Реставрация древнего воскового рукописания
  • В. И. Поветкин Лучинное освещение в Древнем Новгороде//Российская археология. — № 3, Июль-Сентябрь 2009, С. 50-57
  • Поветкин В. И. Бубенцы и колокольчики среди прочих шумящих и ударных приспособлений в обиходе древних новгородцев // Новгородский исторический сборник. Вып. 11 (21). СПб., 2008.
  • Поветкин В. И. Гудебные сосуды древних псковичей. Ч. 1 // Псков в российской и европейской истории: (К 1100-летию первого летописного упоминания). Т. 1. М., 2003. С. 224—234;
  • Поветкин В. И. О происхождении инструментальной коллекции Новгородского Центра музыкальных древностей // Музыка Кунсткамеры: К 100-летию Санкт-Петербургского музея музыкальных инструментов / Сост. В. В. Кошелев; Авт. предисл. В. В. Кошелев; Ю. К. Чистов, Е. П. Лярская; РАН. МАЭ им. Петра Великого (Кунсткамера); С.-Петербург. Гос. музей театр. и музык. искусства. — СПб.: МАЭ РАН, 2002. — С. 229—234. — Библиогр. в примеч.: с. 234. — Рез. англ.
  • Поветкин В. И. Два превращения смычкового музыкального инструмента. (Из опыта восстановительных работ).// Новгород и Новгородская земля. История и археология. (Тезисы научной конференции). Вып. 6. Новгород, 1992. 101 с., 1000 экз.— стр. 82
  • Поветкин В. И. Новгород музыкальный по материалам археологических исследований. Сезон раскопок 1995 г.//Новгород и Новгородская земля. История и археология. (Материалы научной конференции. Новгород, 23-25 январ 1996 г.). Вып. 10. Новгород, 1996. 252 с., 1000 экз.— стр. 125
  • Поветкин В. И. Опыт восстановления новгородских берестяных грамот.// Новгород и Новгородская земля. История и археология. (Материалы научной конференции. Новгород, 23-25 январ 1996 г.). Вып. 10. Новгород, 1996. 252 с., 1000 экз. —стр. 139
  • Поветкин В. И. Звонкие струны древних новгородских гуслей (Из опыта восстановительных работ). Новгородский исторический сборник. Вып. 3(13). Л., «Наука», Ленинградское отделение, 1989. Тираж 2650 — стр. 51
  • Поветкин, В. И. Музыкальный инструментарий древнего Новгорода / В. И. Поветкин // Живая старина. — 1997. — № 2. — С. 46-49 : ил. — (Мир звучащий).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Интервью с В. И. Поветкиным. әлеге чыганактан 2013-03-12 архивланды. 2010-10-11 тикшерелде.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Власов С.М. Чего же Поветкин хочет? // Школа гениев: Сборник очерков о десяти выдающихся наших современниках — М.: Наше наследие, 1992. — Б. 151—157. — 158 б.