Габдрахман Минский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габдрахман Минский latin yazuında])
Габдрахман Минский

Г. Минский. 1928 ел
Тугач бирелгән исеме: Габдрахман Хаҗимөхәммәт улы Аллаһбирдиев
Псевдонимнар: Минский
Туу датасы: 29 сентябрь 1906(1906-09-29)
Туу урыны: РИ, Әстерхан губернасы, Әстерхан
Үлем датасы: 26 март 1983(1983-03-26) (76 яшь)
Үлем урыны: ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан
Ватандашлык: Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1928—1983
Юнәлеш: проза, драматургия, тәрҗемә
Жанр: повесть, хикәя
Иҗат итү теле: татар теле
Дебют: «Заманасы шундый» (1928, ТКН)
Бүләкләр: «Хөрмәт Билгесе» ордены«Аеруча хезмәт күрсәткән өчен» медале — 1957

Габдрахман Минский, әдәби псевдонимы, чын исем-фамилиясе Габдрахман Хаҗимөхәммәт улы Аллаһбирдиев[1] (1906 елның 29 сентябре, РИ, Әстерхан губернасы, Әстерхан — 1983 елның 26 марты, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — Бөек Ватан сугышында катнашкан язучы (прозаик һәм драматург). 1955 елдан ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һади Такташ (с) белән. 1928
Г. Минский (с), Д. Фәтхи, Ш. Усманов, Ә. Айдар, И. Усманов, Һ. Такташ. 1928

1906 елның 29 сентябрендә Әстерханда эшче-һөнәрче гаиләсендә туган. Бер яшендә әтисе вафат була. Үги әтисе Хаҗимөхәммәт Аллаһбирдиев гаиләсендә үсә. Башлангыч белемне Әстерханның татарлар күмәкләп яши торган борынгы Тияк бистәсендәге җәдит мәдрәсәсендә ала. Октябрь инкыйлабыннан соң, икенче баскыч татар совет мәктәбен тәмамлый (1924). 1924 елдан Әстерханның Нәриман районында уку йорты мөдире, соңрак «Кызыл Шәрыкъ» татар яшьләре клубы мөдире булып эшли. Клубларда үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә актив катнаша. Балалар сәхнәсе өчен беренче өйрәнчек пьесаларын яза.

1926 елда Казанга килә һәм театр техникумына укырга керә. 1927 елдан «Кызыл яшьләр» газетасы һәм «Авыл яшьләре» журналында «Г. Минский» имзасы белән беренче хикәяләре дөнья күргән. 1928 елда өч китабы — «Заманасы шундый», «Миңсылу» исемле хикәяләр җыентыгы һәм «Яңа яшьләр» дигән комедиясе басылган. «Мансуровлар гаиләсе» драмасы Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уйнала.

1928—1930 елларда Кызыл Гаскәрдә хезмәт иткән. Армиядә язылган «Шлем» драмасы Татар дәүләт академия театрында куела.

Җидегәнчелек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Җидегәнчелек

1930 елның 13 августында Т. Ченәкәйнең «Башкортстан» гәҗитендә «Җидегән» оешмасын яшерен һәм контрреволюцион буларак сыйфатлаучы мәкаләсе басылып чыкканнан соң, бер төркем татар язучылары белән бергә Г. Минскийга карата «контрреволюцион, милләтчел берләшмә төзүдә» гаепләүгә нигезләнгән сәяси эш ачыла. Минский әлеге исемлеккә сәүдәгәр улы булган өчен эләгә. Нәтиҗәдә Нәкый Исәнбәт, Сәйфи Кудаш, Гадел Кутуй белән бергә Г. Минский РАППтан(рус.) чыгарыла, ОГПУ оператив күзәтүенә эләгә, әдәби эшчәнлектән читләштерелә. 1931 елның 7 февралендә Казанда кулга алына. Аны «контрреволюцион оешма төзүдә» гаеплиләр. 8 ай буена барган тикшерүнең нәтиҗәсе булмый. Г. Минский (Нәкый Исәнбәт белән бергә) 15 апрельдә читкә чыкмау шарты белән азат ителә[2].

1932—1935 елларда Чиләбедә яши һәм «Төзү ударнигы» гәҗитендә җаваплы сәркатип булып эшли. Чиләбе трактор заводы(рус.) төзүчеләре турында очерк һәм публицистик мәкаләләре басыла.

Мәскәүдә Бөтенсоюз дәүләт кинематография институтының(рус.) сценарий факультетын тәмамлаган (1938). 1938 елдан Бакыда җирле киностудиядә(рус.) әдәби консультант булып эшли, сценарийлар яза. «Артем атавы», «Яңа тормыш үзәне» дигән документаль һәм «Ватан улы» исемле нәфис фильмнар аның сценарийлары буенча төшерелгән[3]. 1941 елның июлендә Бөек Ватан сугышына китә, Керчь ярымутравында барган сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Контузия ала, госпитальдә дәвалана, чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә.

1946 елның маенда хәрби хезмәттән азат ителеп, Бакыга кайта. Киностудиядә сценарий бүлеге башлыгы, 1947—1951 елларда ТАССның(рус.) Азәрбайҗан бүлегендә мөхәррир һәм корреспондент була.

1952 елда Казанга кайта. 1952—1957 елларда "Чаян"да әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли, 1957—1959 елларда Татарстан китап нәшриятында баш мөхәррир урынбасары була. 1960 елдан башлап һөнәри язучы.

1983 елның 26 мартында Казанда вафат була.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төрле жанрларда иҗат иткән. Проза әсәрләре, кыска хикәяләре, новеллалары белән мәгълүм. 1960-еллардан башлап, проза жанрының зуррак формаларында да эшли: «Язның беренче көне» (1963), «Яшенле яңгыр» (1966) повестьлары авторы. Драматургиядә үзешчән халык театры сәхнәләрендә кую өчен язган пьесалары белән билгеле: «Дуслык чишмәсе» (1956), «Бөдрә тал» (1957), «Синең җырың» (1962), «Иртәгә соң булыр» (1964), «Лачыннар» (1965), «Аналар» (1967), «Җинаять» (1957). «Синең җырың» пьесасы һәм Г. Кутуй повесте буенча язылган «Тапшырылмаган хатлар» (1960) инсценировкасы Татар дәүләт драма һәм комедия театрында, «Бөдрә тал» Уфада Гафури театрында куела. Публицистика, тәнкыйть, әдәби тәрҗемә өлкәсендә хезмәтләре күп. "Чуваш хикәяләре"н (1954), азәрбайҗан язучылары {{|Мәһди Хөсәензадә|Мәһди Хөсәеннең|Mehdi Hüseynzadə}} (1918—1944) «Апшерон» романын (1956) һәм Җәфәр Җаббарлының[калыпны мәкаләдән алып куярга] (1899—1934) «Айдын» драмасын (1972) тәрҗемә иткән. «Айдын» драмасы Камал театрында куела. Г. Ибраһимов, Һ. Такташ, Г. Кутуй турында истәлекләр язган («Онытылмас очрашулар», 1973).

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Заманасы шундый (хикәяләр). Казан: ТКН, 1928.
  • Миңсылу (хикәяләр). Казан: ТКН, 1928.
  • Яңа яшьләр (комедия). Казан: ТКН, 1928.
  • Хикәяләр. Казан: ТКН, 1954.
  • Батырлар сукмагы (хикәяләр). Казан: ТКН., 1958.
  • Мәхәббәт хикәяләре .Казан: ТКН., 1958
  • Бөдрә тал (пьесалар). Казан: ТКН, 1960.
  • Язның беренче көне (повесть). Казан: ТКН, 1963..
  • Замандашларым (хикәяләр, истәлекләр, мәкаләләр). Казан: ТКН, 1964.
  • Хәерле кич (комедия, эстрада). Казан: ТКН, 1965.
  • Яшенле яңгыр (повестьлар, хикәяләр). Казан: ТКН, 1966.
  • Ике пьеса. Казан: ТКН, 1967.
  • Күңелле хикәяләр. Казан: ТКН, 1970.
  • Чын дуслар (хикәя). Казан: ТКН, 1971.
  • Онытылмас очрашулар. Казан: ТКН, 1973.
  • Фәридә (хикәяләр). Казан: ТКН., 1977..
  • Синең җырың (пьесалар). Казан: ТКН., 1981.
  • Свет и тени (рассказы). Казань: ТКН, 1957.(рус.)
  • Незабываемый рассвет (рассказы). М.: Сов. Россия, 1967.(рус.)
  • Верные друзья (рассказ). Казань: ТКН, 1974.(рус.)
  • Грозовой дождь (повесть). Казань: ТКН, 1974.(рус.)
  • Первая симфония (рассказы). М.: Сов. Россия, 1974.(рус.)
  • Трудное счастье (повести, рассказы). М.: Сов. писатель, 1982(рус.)[4].
  • Олы мәхәббәт (хикәяләр, новеллалар, очерклар), Уфа: Китап, 1961.(башк.)
  • Чын дуслар (хикәя). Фрунзе: Мектеп, 1974.(кыргыз.)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Габдрахман Минский. «Совет Татарстаны язучылары», К.: ТКН, 1986.
  2. Габдрахман Минский. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997.


Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Минский Габдрахман. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997ел, 161нче бит.
  2. Тәлгать Галиуллин. Тарих сабаклары. Казан утлары. 2008 ел, № 5.
  3. Минский Габдрахман. istoriya-teatra.ru(рус.)
  4. Трудное счастье. books.academic.ru(рус.)