Ак юл (журнал, 1913)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ак юл (журнал, 1913) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ак юл
Tөр

балалар журналы


Нәшер итүче

Фәхрелислам Агиев

Нигезләнде

1913

Тел

татар теле

Публикацияләр туктату

1916

Төп офис

Казан

«Ак юл» журналыКазанда 1913-1916 елларда чыккан балалар өчен рәсемле (иллюстрацияле) әдәби журнал.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче саны 1913 елның 15 апрелендә, Казанда басыла. Ул ике атнага бер тапкыр чыга. Аңлаешлы җиңел теле, бай эчтәлеге һәм яхшы техникасы буенча, шул заман матбугатында күренекле урын биләгән. Аның эшендә яңа таныла башлаган яшь язучылар катнаша. Иң актив катнашучыларга исә Габделбари Баттал, Фәхрелислам Агиев, Фатих Сәйфи-Казанлы, Садри Җәлал, Г.Рәфикый, Хөсни Кәрим, Шәһит Әхмәдиев, Г.Шәрәф, И.Биккол, Нәкый Исәнбәт, Х.Әбелхан, Сәгыйть Сүнчәләй, Зыя Ярмәки, Шәйхулла Алкин һ.б. кертергә мөмкин.

Журнал беренче бөтендөнья сугышы вакытында, 1916 елның 22 гыйнварында, 74 нче саны чыгып туктала.

Нашире һәм мөхәрире Фәхрелислам Агиев була.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исмәгыйль Рәмиев, Рәис Даутов «Ак юл» // Әдәби сүзлек. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — бит 399.